Имаков Таһир Гыйльман улы (26 октябрь 1895 ел14 ноябрь 1937 ел) —дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. 1919-1920 елларда Башревкомның эчке эшләр һәм милләтләр комиссары. Беренче дөнья һәм Гражданнар сугышларында һәм Башкорт милли хәрәкәтендә катнашучы. Сәяси золым корбаны.

Таһир Имаков
Туган телдә исем баш. Таһир Ғилман улы Имаҡов
Туган 26 октябрь 1895(1895-10-26)
Канчура, Шабагишский сельсовет[d], Куергазы районы
Үлгән 14 ноябрь 1937(1937-11-14) (42 яшь)
Ырынбур, РСФСР, СССР
Әлма-матер Хөсәения мәдрәсәсе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Биографиясе үзгәртү

Таһир Гыйльман улы Имаков 1895 елның 26 октябрендә Ырынбур губернасы Канчура авылында туган, «Хөсәения» мәдрәсәсен тәмамлаган.

19141915 елларда Ырынбурда һәм Джизакта (Үзбәкстан) эшләгән.

Беренче дөнья һәм Гражданнар сугышларында катнашкан. Бөтен башкорт корылтайлары (съездлары) делегаты була.

1917 елның декабреннән алып Башкорт Хөкүмәте әгъзасы була.

1918 елның гыйнвар — февраль айларында — Бөтенроссия мосолманнарының хәрби съездында башкорт делегациясе җитәкчесе.

1918 елның мартыннан — Башкортстанның вакытлы революцион советы әгъзасы, ә апрельдән Үзәк мөселман комиссариатының башкорт эшләре буенча бүлек мөдире итеп куела.

1918 елның июлендә Габделхәй Иркәбаев белән Бөрҗән-Түңгәвер ирекле отрядын оештыруда катнаша.

1918 елның октябреннән Башкорт гаскәренең Габдулла Иделбаев исемендәге 2 нче Башкорт кавалерия полкының 1 нче эскадроны белән командалык итә.

1919 елның февралендә 1нче Бөтен башкорт хәрби съезында катнаша.

1919 елның 26 февраленнән Башревкомның эчке эшләр һәм милләтләр эшләре буенча комиссары итеп билгеләнә. Май аенда РККА-ның 1 нче Армия Ревтрибуналына Башревкомның сәясәт буенча вәкиле итеп җибәрелә.

Август аенда Әхмәтзәки Вәлиди белән Башкорт аерым калерия бригадасын Кызыл Армия ягына чыгуны оештыра.

1920 елның гыйнварыннан Башкортстанның Гадәттән тыш комиссиясе җитәкчесе.

1920 елның мартыннан — Башревком рәисе вазифасын башкаручы.

1920 елның июнендә Бөтенрусия Үзәк Башкарма Комитеты белән РСФСР Халык Комиссарлары Советының «Автономияле Совет Башкорт Республикасының дәүләт корылышы турында» карары белән килешмичә, ревкомның бөтен әгъзалары белән бергә җаваплы эш урынын ташлап китә.

1920 елның декабрендә Башкортстан Үзәк Башкарма Комитеты вәкиллеге составына кергән.

Аннары БАССРның хокук эшләре буенча комиссариатында эшли, 1935 елдан — СССР Дәүләт банкының Ырынбур бүлекчәсендә.

1937 елда репрессияләнә һәм атып үтерелә. 1960 елда аклана.

Сылтамалар үзгәртү

  • Кульшарипов М. М. Имаков Таһир Гыйльман улы // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  • Кульшарипов М. М. Тагир Имаков — главный комиссар по башкирским делам //Ватандаш. — 2010. — № 4. — ISSN 1683-3554.