Татьяна Пиленкова

Пиленкова Татьяна Федоровна (25 декабрь 1920, Калуга губернасы — 30 декабрь 2002 ел, Уфа) — ССРБ һәм Россия тарихчы-борынгылык буенча белгеч, тарих фәннәре кандидаты, Башкорт дәүләт университетының чит ил тарихы кафедрасы доценты, Борынгы Греция, б.э. кадәр VII—VI бб. иртә грек идарәсе сәяси тарихы тикшеренүчесе.

Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 25 декабрь 1920(1920-12-25)
Туу урыны Калуга губернасы, РСФСР[d]
Үлем датасы 30 декабрь 2002(2002-12-30) (82 яшь)
Үлем урыны Уфа, Россия
Һөнәр төре тарих
Эш урыны Башкорт дәүләт университеты
Әлма-матер Мәскәү дәүләт педагогика университеты[d]
Академик дәрәҗә тарих фәннәре кандидаты[d]

Биографиясе үзгәртү

Татьяна Федоровна Пиленкова 1920 елның 25 декабрендә Калуга губернасында туган. Бөек Ватан сугышыннан соң Смоленск дәүләт педагогия институтында укый[1]. Уку бинасын тәмамлаганнан соң, күпмедер вакыт мәктәптә укыта. Мәскәү дәүләт педагогия институтына аспирантурага укырга керә, монда аның гыйльми җитәкчесе профессор В.Н.Дьяков була[2].

1953 елда Мәскәү дәүләт педагогия институтында «Социальная борьба в Сиракузах в период кризиса и разложения античного полиса (конец V и IV в. до н. э.)» темасына кандидатлык диссертациясе яклый[3].

Диссертация яклаганнан соң Тула шәһәренең фирка мәктәбендә эшли. 1956 елның көзеннән К. А. Тимирязев исемендәге Уфа педагогия институтында укыта. Борынгы дөнья тарихы курсын, борынгы грек мәдәнияте тарихы буенча махсус курслар һәм семинарлар алып бара. 1957 елда педагогия институты Башкорт дәүләт университеты итеп үзгәртелә. 1960 еллар уртасында А.С.Пушкин исемендәге дәүләт сынлы сәнгатьләр музееның археология экспедицияләре һәм казыну эшләре мөдире Ирина Дмитриевна Марченко К.Ф. Пиленкованы Башкорт дәүләт университеты студентлары белән бергә Керчь шәһәрендә казынуларда үткән Боспор археологиясе экспедициясе эшендә катнашуга чакыра. 1969 елдан алып 1983 елга кадәр студент-тарихчыларның Керчь шәһәрендә казыну эшләрендә үткән археологик практикасы белән җитәкчелек итә[1][4].

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Төп фәнни кызыксынулар сферасы — Өлкән хакимлек дип аталган иртә грек идарәсе феноменын өйрәнү тора.

Иртә эшләре Новикова фамилиясе астында басылып чыга.

К. Ф. Пиленкова берничә грек полисларының (Коринф, Сикион, Мегар, Спарта, Митилена, Самос, Сиракуз) хакимлек режимнарын, алар урнашкан вакытта социаль-сәяси хәлне, полис җәмгыйәтенең сәяси үсешендә ролен тикшерә. Эзләнүче күрсәткәнчә, күп кенә полисларның социаль-икътисади үсешендә һәм аларның дәүләт төзелешендә VII—VI гасырларда бергәлек күп булган, бу һәр полисның да мөһим үзенчәлекләрен төшереп калдырмый. Хакимлек бу дәүләтләрдә охшаш шартларда һәм бер үк сәбәпләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Хакимлекне кору бу калаларның тиз үсеше белән бәйле була. Археология күрсәтүенчә, Кече Азиянең берничә шәһәре һәм Коринф муены чикләре архаик вакытта эллинистик һәм рим чорының соңгы булган чиклеренән өч тапкыр зур була. Икътисади үсеш социаль каршылыкларны юкка чыгарудан тыш, киресенчә, аларны тирәнәйтә һәм кискенләштерә. Акчалы яңы катламнар дөньяви өстенлек алырга ынтыла, һәм бының сәяси нәтиҗәсе булып хакимлекне аудару һәм аны олигархия белән алмаштыру тора.

Төп эшләре үзгәртү

  • Экономическое развитие Сиракуз в V в. до н. э. // Учёные записки БГПУ. Вып. VII. № 1. Уфа, 1956. С. 152—166.
  • Раннегреческая тирания в греческих полисах Сицилии // Учёные записки БГУ. Вып. 12. № 2. Уфа, 1963. С. 117—129.
  • Раннегреческая тирания на Коринфском перешейке // Вестник древней истории. 1965. № 4. С. 112—126.
  • Проблема раннегреческой тирании в современной историографии // Историческая наука на Урале за 50 лет. Всеобщая история. Вып. 2. Свердловск, 1968. С. 54-58.
  • Проблема кризиса греческого полиса в современной историографии и позднегреческая тирания в Сиракузах при Агафокле // Вопросы историографии и истории социально-политической борьбы зарубежных стран. Учёные записки БГУ. Вып. 25. № 4. Уфа, 1968. С. 201—228.
  • Древнегреческий полис как основа античной рабовладельческой демократии // Вопросы истории. К 150-летию со дня рождения К. Маркса. Уфа, 1969. С. 241—244.
  • К вопросу о позднегреческой тирании в Спарте // Вопросы всеобщей истории. Учёные записки. БГУ. Вып. 49. № 10. Уфа, 1970. С. 147—166.
  • Из истории архаической Митилены // Авторско-читательская конференция журнала «Вестника древней истории» по проблемам «Полис и хора: вопросы экономики, политики и культуры». М., 1973. С. 12-13.
  • Раннегреческая тирания на Самосе // Проблемы социально- политической истории античности и средневековья. Вып. 1. Уфа, 1975. С. 3-25.
  • Аристократическая и демократическая традиции о ранней тирании и в трудах древнегреческих авторов // VIII Всесоюзная авторско-читательская конференция «Вестника древней истории». М., 1981. С. 77-79.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Пиленкова Татьяна Фёдоровна (1920—2002) // Круглов Е. А., Обыденнов М. Ф. Исследования по археологии, древней и средневековой истории в БашГУ. Уфа: Изд-во БашГУ, 2008. С. 68-70.
  2. Круглов Е. А. Помнят Уфа, Москва, Патикапей: Татьяна Фёдоровна Пиленкова // Вестник Башкирского университета. 2003. Т. 8. № 1. С. 110—111.
  3. Круглов Е. А. Античность и история Древнего мира в стенах Башгосуниверситета // Наследники «греческого проекта». Уфа, 2014. С. 123—129.
  4. Обыденнов М. Ф., Круглов Е. А. 40 лет археологической экспедиции Башгосуниверситета (1961—2001) // Вестник БГУ. 2001. № 4. С. 84-86.

Әдәбият үзгәртү

  • Зайцев Я., Лукиянов Ю. Окрыленность (к 60-летию со дня рождения Т. Ф. Пиленковой) // Знамя Октября. 8 января 1981.
  • Круглов Е. А. Античность и история Древнего мира в стенах Башгосуниверситета // Наследники «греческого проекта». Уфа, 2014. С. 123—129.
  • Круглов Е. А. Помнят Уфа, Москва, Пантикапей: Татьяна Фёдоровна Пиленкова // Вестник Башкирского университета. 2003. Т. 8. № 1. С. 110—111.
  • Лукиянов Ю. Слово о старшем товарище // Знамя Октября. № 8. 1978.
  • Обыденнов М. Ф., Круглов Е. А. 40 лет археологической экспедиции Башгосуниверситета (1961—2001) // Вестник БГУ. 2001. № 4. С. 84-86.
  • Пиленкова Татьяна Фёдоровна (1920—2002) // Круглов Е. А., Обыденнов М. Ф. Исследования по археологии, древней и средневековой истории в БашГУ. Уфа: Изд-во БашГУ, 2008. С. 68-70.