Татар өрәңгесе (яки кара өрәңге, лат. Ácer tatáricum) — өрәңгеләр (яки сапиндлар) гаиләлегенә керүче яфрак коючан агач. Гадәттә яр буйларында 2-12 метр озынлыкта үсә.

Татар өрәңгесе Аурупада һәм Азиядә таралган. Башка җирләрдә дә декоратив үсемлек буларак үстерелә.