Татар шәҗәрәләре (М. Әхмәтҗанов)

Күренекле әдәбият галиме, археограф, текстолог Масель Әхмәтҗановның “Татар шәҗәрәләре” китаплары 2012, 2014, 2019 елларда 3 томда нәшер ителә.

Татар шәҗәрәләре

2019 елда басылган китапта язма чыганаклар, руслашкан татарларның нәсел шәҗәрәләре һәм керәшен татарларына нисбәтле генеологик истәлекләр урын алган.

Шәҗәрәләр авторның 40 елдан артык эшчәнлеге нәтиҗәсендә тупланган бай археографик материаллар нигезендә фәнни-текстологик эшкәртелеп, искәрмәләр ярдәмендә тулыландырылып укучыга тәкъдим ителә.

Чыганак үзгәртү

  • "Казан утлары" журналы.