Татар опера студиясе (Мәскәү консерваториясе)

Татар опера студиясеМәскәү консерваториясе каршында 1934-1938 елларда эшләп барган татар музыка берләшмәсе. Студиянең көн кадагына татар музыкасын Европа таләпләрен һәм коммунистик кагыйдәләрне үтәгән калыпларга яраштыру максаты белән милли кадрлар, ягъни композиторлар, җырчылар, либретточылар булдыру баса.

Тарих үзгәртү

1932 елда Мәскәү дәүләт консерваториясендә Газиз Әлмөхәммәтов эшчәнлеге нәтиҗәсендә башкорт бүлеге оеша һәм Мәскәү бюджеты тарафыннан тәэмин ителә. Әлеге бүлек үрнәгендә 1934 елда Татар академия театрының татар музыкасын яңа дәрәҗәгә күтәрү максаты белән Татар музыкаль драма студиясе ачыла, әмма ТАССР хакимияте тарафыннан тәэмин ителергә мәҗбүр була. Йолдыз Исәнбәт сүзләре буенча, Татар студиясендәге хезмәт хакы Башкорт студиясе белән чагыштырганда күпкә югарырак була.

1935 елда студиянең исеме аның бу вакыттагы җитәкчесе Хәмит Төхфәтуллин тарафыннан "Татар опера студиясе" дип үзгәртелә.

Студиядә махсус бирелгән планнар буенча тарихи, заманча һәм үткән патша дәверенә каршы булган әсәрләр иҗат ителә.

Студиядә белем алган шәхесләр үзгәртү

Әлеге студиядә татар халыкның төрле төбәкләрдән талантлы вәкилләре Мәскәү шәһәрендә җыела.

Чыганаклар үзгәртү