Татар милли киемнәре

Татар милли киемнәретатар халкының милли киемнәре.

Милли киемнәргә киенгән курчаклар
Милли кием кигән татарлар һәм уйгырлар. Казакъстан почта маркасы, 2007

Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.

Татар халык киеме үзгәртү

Бүгенге көндә безгә мәгълүм традицион-гадәти өс киемнәре — эчке һәм тышкы киемнәр, баш һәм аяк киемнәре, хатын-кызларның бизәнү әйберләре. Элек-электән бирле бер комплекска кергән кием төрләре, формалары һәм колориты буенча үзара яраклашып, бер стильне тәшкил иткәннәр. Гадәти өс киеме шактый тотрыклы булып, аның яңаруы-үсеше халыкның үз гореф-гадәтләренә һәм көнкүрешенә яраклашу төсендә барган. Шуңа күрә кием, гадәттә, кешенең тышкы кыяфәтенә милли төс биргән. Киеменә карап аның кайсы халык яки нинди этник группа вәкиле икәнен белергә мөмкин булган. Көндәлек һәм бәйрәм киеме, бай һәм ярлы кешенең киеме дә бары тик тукымалары, бизәнү әйберләре-нең сыйфаты белән генә аерылган.

Төрле җирләргә таралып, шактый тотрыклы төркемнәр булып яшәүче татарларның киемнәре, әлбәттә, бер төрле генә булып формалашмаган. Һәр төркемнең үзенә генә хас тарихы булган кебек, аларның гадәти киемнәрендә дә үзенчәлекләр бар. Бу үзенчәлекләрнең барлыкка килүенө табигать үзе, икътисади шартлар, дин һәм күрше халыклар белән аралашу бик нык тәэсир итә. Һәрхәлдә, XIX гасырның урталарына кадәр татар халкының гадәти киеме җирле билгеләрен шактый тотрыклы саклый. Бу бигрәк тә хатын-кызлар киемендә (күлмәкләренең бизәлүендә, баш киеме формаларында) сизелә.

Борынгы өс киеменең уртак билгесе булып аның монументаль стиле санала: озын һәм киң, тоташ буйлы, җиң төпләренә кештәкләр куеп утырткан озын җиңле күлмәк; киң чабулы, озын тышкы кием һ. б. Хатыннар өс киемен билгә кадәр төшеп торган укалы изү яки тәңкәле түшлекләр, киң беләзекләр, олы алкалар, катлаулы баш бәйләгечләре бизәгән. Гомумән, бу борынгы кием комплексына катлы-катлы өс һәм баш киеме хас була.

 
Милли киемнәргә киенгән курчаклар

Татар халык киеме XIX гасырның икенче яртысында икътисади үзгәрешләр, сәүдә мөнәсәбәтләренең киңәюе, яшь татар буржуазиясенең дөньяга чыгуы (халыкның милләт буларак формалашу дәвере) татар халкының гадәти өс киеменә дә үзгәреш кертә. Ул үзенең элеккеге урынчылык билгеләрен җуя башлый. Капиталистик товар алмашу мөнәсәбәтләренә һәм киңрәк аралашуга күчә барган саен төрле җирдә яшәүче татарларның киеме уртак, нормалашкан формаларын кабул итә. Нәтиҗәдә яңа, нәфис стильдәге татар милли киеме барлыкка килә. Моңа фабрика тукымаларының, бигрәк тә ситсаның киң таралыш алуы да этәргеч була. Бу яңа стиль кием формаларында Европа модасына яраклашу сизелсә дә, аларның нигезендә халыкның борынгыдан килгән кием төрләре ята. Кайбер төркемнәрдә бу киемгә җирле, ягъни үз җирлегендә барлыкка килгән үзенчәлекле вариантлар да өстәлә. Бу бигрәк тә хатын-кызның өс киемендә сизелә.

Яңа кием стиленә күчү барлык төркемнәрдә дә тигез булмый. Керәшен татарлары исә яңа кием стилен бөтенләй дә кабул итмиләр. Казаннан ерак яшәгән этник төркемнәрдә, мәсәлән, Ука-Сыры елгалары бассейннарында яшәүче татарларның (мишәрләрнең) өс киемнәрендә урынчылык билгеләре XIX гасырның ахырына кадәр (өлкәнрәк яшьтәге хатыннар киемендә бигрәк тә озак) яшәп килә. Шулай да XX гасыр башларына яңа стильдә нормалашкан милли кием татарлар яшәгән барлык төбәкләргә дә таралып өлгерә. (Фәкать керәшен татарларының өс киеме генә борынгы стилен саклап кала.)

Бүген безнең халыкның күпчелеге әнә шул XX гасыр башындагы милли кием төрләрен һәм формаларын гына хәтерли. Аңа кадәр ничәмә-ничә йөз еллар буе яшәп килгән һәм күпме төбәкнең үзенчәлекләрен эченә алган борынгы кием-салым, кызганычка каршы, халыкның хәтереннән чыккан...

Укучылар игътибарына тәкъдим ителгән бу хезмәттә безнең бурыч—төрле төбәкләрдә (Урта һәм Түбән Идел, Ука-Сыры бассейннарында, Уралда һәм Себердә) яшәүче татарларның традицион, шул җөмләдән борынгы стильдә тегелгән кием үрнәкләренең кайберләрен киң җәмәгатьчелеккә, бигрәк тә мәдәният-сәнгать өлкәсендә эшләүчеләргә җиткерү.

Билгеле булганча, халык киеме хакындагы мәгълүмат алай ук аз түгел, шактый. Әйтик, XVIXVIII гасырларга караган Европа сәяхәтчеләренең (Герберштейн, А. Олеарий, Корнелий де Бруин) язмаларында татарларның өс киемен чагылдырган кайбер мәгълүматлар бар.

XVIII гасырның икенче һәм өченче чирекләрендә безнең өс киемнәребез хакында белешмәләр фәнни хезмәтләрдә, бигрәк тә Россия халыкларының мәдәни көнкүрешен өйрәнү максаты белән оештырылган академик экспедиция әгьзаларының (Г. Ф. Миллер, И. Георги, И. Лепехин һ. б.) хезмәтләрендә очрый. XIX гасырның беренче яртысында Казан татарларының өс киемен тасвирлаган кыйммәтле материал К. Фукс, ә XIX гасырның соңгы чирегендә Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Н. Вячеслов хезмәтләрендә бар.

Совет елларында чыккан хезмәтләр арасында беренче чиратта Н. И. Воробьевның Казан татарларының матди мәдәниятенә багышланган хезмәтләрен күрсәтергә кирәк: анда халык киеменә һәм хатын-кызларның бизәнү әйберләренә автор зур игътибар бирә. Соңгарак, инде безнең заманда Казан татарлары, мишәр, керәшен һәм Пермь, Себер, Касыйм татарларының этнографиясенә багышланган фәнни хезмәтләр дөнья күрде. Аларда да традицион киемгә шактый зур урын бирелгән. Болардан тыш, Казан татарларының бизәнү әйберләренә һәм, гомумән, декоратив сәнгатен өйрәнүгә багышланган хезмәтләрне дә күрсәтергә мөмкин. Ләкин татар халкының традицион, гадәти киемен, аның урынчылык билгеләрен чагылдырган гомум хезмәтнең дөнья күргәне юк әле.

Музей экспонатлары башка чыганаклардан үзләренең тотрыклы, ягъни кулга тотып карарга һәм фотога төшереп алырга мөмкин булулары белән аерылып торалар. Кызганычка каршы, өс киемнәренең иртәрәк дәвергә, хәтта әле XIX гасырның уртасына караганнары да музей фондларында бик аз. Аларда күбрәк XIX гасыр ахыры — XX гасыр башына караган кием төрләре очрый. Казан татарларының (мөселман һәм керәшеннәрнең) кием төрләре Татарстан Республикасының Берләштерелгән дәүләт музее (алга та-ба: ТРБДМ) һәм Сынлы сәнгать музее (алга таба: ТРССМ) фондларында күп. Фәнни яктан кыйммәтле (уникаль) җирле татар кием төрләрен Петербургтагы Россия халыкларының этнографик музее (алга таба: РХЭМ) һәм Россия өлкә музейлары фондларында (Түбән Новгород, Пенза, Сарытау, Әстерхан, Тубыл һ. б. шәҺәрләрдә) да очратырга була.

Соңгы вакытта шуларга таянып татар халык киеме буенча төзелә торган этнографик атласның программасы һәм шул программа буенча фәнни хезмәт эшләнә.

Ләкин бүгенге көндә халык киемен гамәли максаттан чыгып өйрәнүнең әһәмияте дә зур. Татар диаспорасының барлык төркемнәрендә дә халык сәнгате, фольклор коллективларының үсә баруы, җирле кием төрләрен һәм кием комплексларын табигый халәттә, үз төсләре белән чагылдырган хезмәтнең булуын таләп итәләр.

Татар халкының традицион-гадәти өс киеме күп төрле. Ул эчке һәм тышкы, язгы һәм көзге, җәйге һәм кышкы кием төрләрен үз эченә ала. Һәр төр, кайбер форма үзенчәлекләренә карап, вариантларга бүленә. Мәсәлән, камзулның түбәндәге вариантларын күрсәтергә мөмкин: озын һәм кыска буйлы, җиңсез, терсәктән җиңле, ябык яки ачык изүле, өч, биш, җиде билле һ. б.

Киемдәге төсләр аерымлыгы да вариантлар биргән. Киемнең төсе күбрәк хуҗасының яшенә бәйле булган. Мәсәлән, кара казакига күнеккән ир-ат, олыгая төшкәч, казакины ак тукымадан да тектерә. Гомумән, ак төс, башка төрки халыклардагы кебек, сафлык һәм картлык билгесе: кызларда ак калфаклар, ак бәрән туннар, кайбер төркемнәрдә ак чикмән булса, өлкәнрәк яшьтәге хатыннарда ак тастар, ак өрпәк, ак кыекча һ. б. киемнәр булган. Кызыл төс—яшьләргә хас. Бу бигрәк тә яшь хатыннар киемендә чагыла. Мәсәлән, кызыл җирлек-ле күлмәкләр, бөркәнчекләр, кушъяулык һ. б. Бүген бу вариантлар сәхнә киемен баету-төрләндерү өчен хезмәт итәргә тиеш. Җирле шартлар таләбеннән чыгып барлыкка килгән кием төрләрен дә шушы ук юнәлештә кулланырга мөмкин булыр иде.

Өс киеменең гадәти өлгеләре ирләр һәм хатыннар өчен дә башлыча бер үк булып, аларның аермасы фәкать өстәмә детальләрендә генә (озынлыгында, төсендә, декоратив алымнарында) чагыла.

Өс киемнәре үзгәртү

Күлмәк белән ыштан үзгәртү

Кием комплексының нигезен күлмәк белән ыштан (ирләрдә соңрак — чалбар да) тәшкил итә.

Борынгы стильдәге ирләр күлмәген мамык, җитен, киндер җебеннән тукылган материядән теккәннәр (ефәк күлмәк-ыштан кияргә ирләргә шәригать кушмаган).

Гадәттә ирләр күлмәге озын, тоташ буйлы, киң чабулы итеп, җиң төпләренә кештәкләр куеп тегелгән. Изүе күкрәк уртасына туры килеп, муен уемына утыртма яисә кайтарма яка куелган, изү кырыйларына эчке яктан әдеп тотылган һәм муен янына туры килә торган җирләренә изү бавы сыярлык элмәкләр беркетелгән яки тишек ясалган. Кияү күлмәгенең яка һәм изү кырыйлары (кайвакытларда җиң һәм итәк очлары да) ука җеп белән чигелгән яисә ука тасма бастырылган. Күлмәк иркен һәм озын булып, ыштан (чалбар) өстенә төшеп торган.

Хатын-кыз күлмәге үзгәртү

Хатын-кызларның борынгы стильдәге күлмәге тоташ яки өзек буйлы, такма итәкле итеп тегелгән һәм төрле декоратив алымнар белән бизәлгән. Күлмәкнең төсендә, аны бизәү алымнарында җирле үзенчәлекләр бар. Мәсәлән, XVIIIXIX гасырларда Тамбов һәм Рязань губерналарында яшәүче татар (мишәр) хатыннары ак җитен тукымадан тегелгән күлмәкнең изү кырыйларын, җиң һәм итәк очларын чиккәннәр. Пенза губернасының Керенский, Сембер губернасының Курмыш өязе мишәр хатыннары күлмәкләрен күбрәк шакмаклы алачадан теккәннәр. Яшь хатыннар күлмәк изүенә, итәк очына, ә кайвакыт иңбаш трусына да төрле төстәге ситсы кисәкчекләре бастырганнар. Түбән Новгород өлкәсенең Yзәк музеенда элеккеге Сергач өязендәге татарлардан (мишәрләрдән) алынган коллекцияләр арасында оригиналь күлмәкләр бар. Аларның буе, җиңе, итәге төрле төстәге тукымалардан тегелеп, күкрәк трусына һәм итәк әйләнәсенә өч-дүрт почмаклы ситсы кисәкләре бастырганнар. Мондый юле күлмәкне яшь хатыннар ана булырга җыенган вакытта кигәннәр. Ниятләре күз тиюдән һәм төрле зәхмәттән саклану булган. Казан хатыннарының гадәти күлмәк изүенә бастырылган корамалар да шул ук максатны күздә тоткан. Тоташ буйлы күлмәкләрне ефәк тукымадан теккән очракларда исә күлмәкнең күкрәк өлешенә укадан эшләнгән алынмалы (кирәк чакта икенче күлмәккә дә куярлык) изү беркеткәннәр.

Күкрәкчә үзгәртү

Хатын-кызларның борынгы киеменә бигрәк тә хас нәрсә — күкрәкчә. Аны хатыннар күлмәк астыннан муеннарына бәйләп калдырганнар. Исеменнән үк билгеле, ул хатын-кызларның күкрәген эчке яктан каплап торган. Күкрәкчәнең бизәү алымнарында да җирле аермалар бар. Бигрәк тә Сарытау һәм Пенза мишәрләре хатыннарының күкрәкчәләре үзенчәлекле.

Күлмәк итәге үзгәртү

Хатын-кызлар күлмәгенең итәген төрлечә бизәү дә борынгыдан ук килә. Мәсәлән, Казан татарларының өске итәк куеп тегелгән күлмәкләре XVI гасырга караган мәгълүматларда ук очрый. Күлмәкнең үзен өй тукымасыннан теккән очракларда аның өске итәген кызыл, ал, яшел, зәңгәр төстәге фабрика тукымасыннан эшләгәннәр.

Күлмәк итәгенә төрле төстәге тасмалар, ука-чуклар тоту шулай ук хатын-кыз күлмәген бизәүнең борынгы алымы. XIX гасыр ахырларында фабрика тукымасы, бигрәк тә ситсы нык таралган заманнарда хәйран купшы бала итәкләр кую модага керә. Кызлар һәм яшьрәк хатыннар күлмәгенең кысасы билдән генә булып, иңгә сыланыбрак тора, ә итәге, киресенчә, киңрәк итеп тегелә. Аның аскы өлешенә тотылган бала итәкләре күлмәкне тагын да киңрәк һәм җиңелрәк итеп күрсәтә.

Керәшен татарлары күлмәге үзгәртү

Керәшен татарлары гадәти күлмәкнең яңаруын үзгәчәрәк кичерәләр. Ирләрдә изүне яннан ярган күлмәкләр (косоворотка) тарала. Алар аны өйдә эшләнгән тукымадан яки сатиннан теккәннәр. Әмма фабрика тукымасы кулланган тәкъдирдә дә җиң төпләренә кештәкләр куеп эшли бирәләр, янәсе борынгы өлгедән аерылырга теләмиләр. Соңгарак, яңа стильгә хас күлмәк өлгесенә күчкәч тә, ягъни җиң төпләрен уеп (кештәкләр куймыйча) эшләгәндә дә, күлмәкнең борынгы силуэтын үзгәртмиләр: хатын-кызлар күлмәгенең буе әүвәлгечә озын һәм киң булып кала.

Ыштан үзгәртү

Эчке киемнең икенчесе — ыштан. Аның да гадәттәге өлгесе ирләр һәм хатыннар өчен бер булып, безнең халыкның борынгы тормыш-көнкүрешенә (идәнгә, сәкегә аяк бөкләп утыру һ. б.) җайлашкан форманы тәшкил итә. Әүвәлрәк аны өйдә сугылган яки Урта Азиядән китерелгән буй-буй алачадан теккәннәр. Казан арты һәм Урал алды татарларында яшь кияүләр һәм яшь ирләр алмалап яки чуптарлап сугылган өй тукымасыннан эшләнгән ыштаннарны да яратып кигәннәр. XIX гасыр ахырында ук ирләрдә кара төстәге фабрика тукымасыннан, Европа өлгесенә яраклаштырылып тегелгән чалбарлар урын ала.

Алъяпкыч үзгәртү

Күлмәк-ыштанга якын нәрсә — алъяпкыч. Аны ирләр дә, хатыннар да үз иткән. Казан татарларында, бигрәк тә яшь кияүләр һәм яшь киленнәр өчен ул эш киеме генә түгел, ә көндәлек кием булып та саналган. Мәсәлән, яшь кияү беренче елында көтү каршысына чыкканда кыз бирнәсенә килгән кияү күлмәк-ыштанын киеп, чигешле ак киндер алъяпкыч бәйли торган була. Яшь киленнәрдә һәм җиткән кызларда алъяпкыч өс киеменең, күлмәк шикелле үк, иң матур һәм күзгә бәрелеп тора торган өлешен тәшкил иткән. Әүвәлрәк аны эре шакмаклы, сөрмәләп, алмалап яки чуптарлап сугылган өй тукымасыннан күкрәкчәле итеп теккәннәр. Алъяпкычның төсе аның белән бергә киелә торган күлмәкнең төсе һәм формасына яраклашкан була. Күлмәк һәм аның декоратив алымнары тагын да ныграк беленеп торсын өчен, алъяпкыч башка төстәге тукымадан эшләнгән. Бу очракта төсләрнең контраст хасил итүе, бер-беренә каршы куелуы киемнең гармониясен бозмый, киресенчә, бизәп кенә тора, күркәмлек кенә өсти.

Борынгырак заманнарда фәкать күкрәкчәле алъяпкычлар гына булса, XX гасыр башларында билгә генә бәйләп куела торган, күкрәкчәсез алъяпкычлар да күренә башлый. Бу вакытларда татар хатын-кызлары арасында төрле төстәге фабрика тукымасыннан (ситсы, сатин) эшләнгән яңа формадагы: төрешле, аркалы, култыклы, канатлы һ. б. төрле алъяпкычлар тарала. Ак коленкордан яки кара сатиннан тегелгән алъяпкычларның итәк очын һәм күкрәк өлешен чигеп эшләргә яратканнар. Печән һәм урак вакытларында буй җиткән кызлар һәм яшь киленнәр күлмәк өстеннән чиккән алъяпкыч бәйләп, җиңсә кигәннәр. Керәшен татар хатын-кызлары да бу вакытта алъяпкычны күбрәк ачык төстәге (яшел, ал, зәңгәр) сатиннан таккан итәк куеп һәм итәк очына ике-өч рәт тасма бастырып эшләгәннәр. Мондый гадәт, ягъни кызлар алъяпкычын чигү яки аны төрле төстәге тасмалар белән бизәү бүгенге көндә дә яшәп килә. Ука-Сыры бассейнында яшәүче мишәрләрдә, Себер һәм Әстерхан татарларында исә алъяпкыч (ирендә һәм хатынында) күбрәк эш киеме булып хезмәт итә.

Камзул үзгәртү

Татар халкының оригиналь киеме — камзул. Ирләр аны өйдә кигәннәр. Күлмәк-ыштан өстеннән камзул гына киеп, җәмәгать каршына чыгуны яхшы санамаганнар. Элегрәк камзуллар (ирләрдә, хатыннарда) чабулы, ябык күкрәкле, тар утыртма якалы, өч яки биш билле һәм тезгә җитәр-җитмәс озынлыкта булган. Ирләр камзулны карарак төстәге фабрика тукымасыннан, ә хатын-кызлар ачыграк төстәге бәрхеттән, йә булмаса Урта Азиядән китергән әдрәс, бикасаб тукымасыннан тектергәннәр. Әдрәс камзуллар керәшен татарларының һәм Ука-Сыры, Чүпче буенда яшәүче татар карчыкларының сандыгында бүгенге көндә дә саклана әле.

XIX гасыр урталарыннан соң хатын-кызлар камзулы күбрәк манчестердан (бу вакытларда киң таралган хәтфәдән) тегелгән. Хәтфә камзулның чабу һәм култык кырыйларына, итәк очына ука тасма, ә мөселман хатыннары тар гына итеп җәнлек мехы яисә аккош мамыгы да тотарга яратканнар. Камзулны чигү гадәте безнең халыкта булмаган булуын. Шулай да музей коллекцияләре арасында сирәк кенә тоташы белән бизәкле парчадан тегелгән хатын-кызлар камзулы очрый.

XIX гасыр ахыры — XX гасыр башларында, яңа кием стиленә күчү дәверендә, ирләр камзулы Европа кием төре — жилеткага яраклаша тешә. Ләкин аның арка өлеше элеккегечә кала: аны һаман да өч яки биш билле итеп тегәләр. Казан татар хатын-кызлары арасында билне кысып тора торган биш билле, ачык күкрәкле, кыска камзул-кысма модага керә. Мондый камзулны еш кына күлмәге белән бергә, бер үк төстәге, бизәкле атластан эшләгәннәр һәм кысмалы күлмәк дип атаганнар. Керәшен татарлары бил трусыннан бөргән озын камзулны кулай күреп, кыскасын бөтенләй дә кабул итми.

Әстерхан татарлары аркалыгы үзгәртү

Әстерхан татар хатын-кызларының җиңел, чабу кырыйларына ука тасмалар тотып тегелгән билле киеме аркалык дип атала. Ул, камзулдан аермалы буларак, озын җиңле, буе тезгә җитәрлек итеп тегелә.

Казаки үзгәртү

Халкыбызның барлык төркемнәренә дә хас ирләр киеме — казаки (кайбер җирләрдә башкача атыйлар). Ул — озын җиңле һәм озын буйлы, өч билле, ябык күкрәкле язгы һәм җәйге өс киеме. Аны карарак төстәге фабрика тукымасыннан ике катлы итеп теккәннәр. Кайбер төбәкләрдә ул хатын-кыз киемнәре арасында да очрый. XX гасыр башларында ирләр казакины кыска итеп тектерәләр. Андый казакиның озын җиңле камзул дигән атамасы да бар. Яшьрәк кешеләр аны гадәттә карасу тукымадан, ә өлкәннәр җәй өчен ак тукымадан тектергәннәр. Авыл җирләрендә кара җирлеккә аксыл буй төшкән тукымадан тегелгән казакилар да очрый.

Бишмәт үзгәртү

Биш билле озын өс киеменә бишмәт диләр. Күбрәк очракларда бишмәт мамык белән сырыла. Шуңа күрә аңа кайбер төркемнәрдә сырма да диләр. Урал төбәкләрендә яшәүче татарлар бишмәт дип мамыксыз тегелгән озын, биш билле киемгә әйтәләр. Урта Идел буе татарлары хатыннар бишмәтен күбрәк төсле (яшел, шәмәхә, кара чия төсендә) хәтфәдән, эченә юка гына мамык куеп, ачык изүле итеп теккәннәр.

Чоба үзгәртү

Татар халкының гадәти өс киемнәре арасында өйдә тукылган киндердән яки җитеннән һәм өйдә баскан туладан эшләнгәннәре дә бар. Шундыйларның берсе, Казан татарларының борынгы киеме — чоба; өч яки биш билле, озын җиңле, бер генә катлы кием. Аны ак җирлеккә буй яки төрле төстәге вак чуптар бизәкләр төшерелгән киндердән теккәннәр. Ирләр чобасын ак киндердән дә ясаганнар. XX гасыр башларында чобаны кайберәүләр эш киеме яки йола киеме буларак кигәннәр.

Чикмән үзгәртү

Туладан тегелгән ее киемен чикмән дип атыйлар. Ул ике төрле: берсе өч билле көндәлек җылы кием, икенчесе туры аркалы, киң итеп тегелә торганы — юл киеме. Беренче төр чикмәннәр XX гасыр башларында керәшен татарларында һәм Чүпче елгасының югары агымында яшәүче татарларда очрый. Чүпче татарлары кызлар чикмәнен ак туладан, чабу кырыйларына кара төстәге тасма тотып эшләгәннәр. Керәшен кызлары биле бөреп тегелгән көрән тула чикмән (әрмәк) кияргә яратканнар.

Чикмәннең киң, туры аркалы, зур кайтарма якалы һәм озын итеп тегелгән төре барлык татарларда да юл киеме хезмәтен үтәгән. Тик аны төрле җирдә төрле атама белән (зыбын, әҗәм һ. б.) йөртәләр. Кайбер төбәкләрдә фабрика тукымасыннан тегелгән озын буйлы, туры аркалы озын һәм тар кайтарма якалы чикмән ирләрнең көндәлек кием хезмәтен үтәгән.

Кабтал үзгәртү

Төрки халыкларның, шул исәптән татарларның да, борынгы өс киеменә иркен һәм озын булу хас. Әстерхан татарларында таралган кабтал да туры аркалы, озын буйлы итеп тегелгән.

Жилән үзгәртү

Казан татарларының оригиналь, ләкин онытылып барган җәйге киеме җиләннең өлгесе дә туры аркалы була. Ирләр җиләнен кара яки карасу җирлеккә сизелер-сизелмәс кенә буй төшкән тукымадан озын кайтарма якалы, ачык изүле итеп теккәннәр. XX гасыр башларында мондый җиләннәрне Казан арты авылларында өлкән яшьтәге ир-ат кигән. Хатыннар җиләне бу вакытларда Алабуга, Зәй һәм Бакалы керәшен татарларының гадәти кием комплексында яшәп килә. Петербургтагы Россия халыкларының этнография музеенда татар коллекцияләре арасында ак киндердән, борынгы кием өлгесе белән, ягъни җиң төпләренә кештәкләр куеп эшләнгән бер катлы, терсәктән җиңле хатыннар җиләне бар. Аның чабу кырыйларына һәм җиң очларына кызыл җеп белән вак кына орнамент төшерелгән. Бу борынгы җилән әүвәлге Малмыж өязе керәшеннәреннән алынган. XX гасыр башларында мондый җиләннәр инде очрамый. Хатыннар җиләнен анда да кара тукымадан (манчестер һ. б.), чабу кырыйларына, итәк һәм җиң очларына ука тасмалар тотып эшләгәннәр. Баерак хатыннар җиләненең күкрәк трусына махсус киң (кул яссылыгындагы) ука тотылган.

XVIII гасырның ахыры, XIX гасырның башларында Казанда яшәп иҗат иткән һәм татарларның этнографиясен яхшы белгән Карл Фукс та җиләннең татар хатын-кызлары киеме комплексында булуын, соңгы вакытларда модадан чыгуын һәм укалы камзулларның таралуын яза. Бу оригиналь киемгә шул чорда яшәүче рәссамнар да әһәмият иткәннәр һәм аны үзләренең эшләрендә гәүдәләндергәннәр.

Тун үзгәртү

Татар халкының өс-киемнәреннән саналган тун белән толыпны да күрсәтеп китәргә кирәк. Аларны иләнгән сарык яки төлке тиресеннән тукыма белән тышлап эшләгәннәр. Туннарны өч билле һәм туры аркалы итеп теккәннәр. Тик керәшен татарларында гына бөрмәле туннар очраштыргалый. Аркасы туры, тезгә кадәр җитеп торган тунга мөселманнар намаз туны дип әйтәләр. Мөгаен, салкын вакытларда шуны киеп намаз укырга җайлы булгангадыр инде. Толыпны исә гаять озын, киң чабулы, туры аркалы, зур кайтарма якалы итеп теккәннәр.

Билбау үзгәртү

Ирләрнең тышкы өс киеменә җыйнаклык биреп торучы нәрсә — билбау (әзәр). XX гасыр башларында аны барлык төбәкләрдә дә 4—5 метр озынлыктагы кызыл, яшел, зәңгәр, сары ситсыдан эшләгәннәр. Казан, Уфа, Пермь губернасында яшәүче татарлар арасында өйдә суккан билбаулар да киң таралган була.

Идел — Урал буе татарларының телендә капталы әзәр дигән термин да очрый. Мондый әзәрне Әстерхан татарларының XVIII гасырга караган кием комплексында күрергә була.

Керәшен татарлары әзәр терминын тар күлмәк өстеннән бәйләнә торган шнурга карата да кулланалар. Күрәсең, христиан дине белән бергә русның киемен дә кабул итеп, аңа борынгы татар киеменең исемен биргәннәрдер...

Баш киемнәре үзгәртү

Ирләр баш киеме үзгәртү

 
Чалма

Түбәтәй үзгәртү

Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар. Тик керәшен татарларында гына, христиан динен кабул иткәннән соң, ислам атрибуты дип каралган түбәтәй аларның кием комплексыннан төшеп калган.

Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар.

Кәләпүш үзгәртү

Борынгырак заманда түбәтәйләр бераз очлырак булса, XIX гасыр ахыры — XX гасыр башларында түбәтәйләр башка ятып тора торган яссырак форма ала. Шәһәр зыялылары арасында кара хәтфәдән эшләнгән яссы түбәле түбәтәй — кәләпүшләр тарала. Кәләпүшне бүген дә барлык мөселман татарлар яратып кияләр.

Бүрек үзгәртү

Ир-атның тышкы баш киеме — бүрек. Бүрекләрне дә борынгырак вакытта очлырак, биегрәк итеп теккәннәр. Ш. Мәрҗани һәм башка кайбер авторлар XIX гасырның урталарында Казан татарларында башкорт колакчыны сыман канатлы, түбәсе очлаебрак тегелгән бүрекләрнең булуын язалар. Ләкин соңга табарак йомры түбәле колаксыз мескен бүрекләр тарала. Аның тышын карасу фабрика тукымасыннан, ә эчен йон белән сырып яки сарык тиресе куеп эшләгәннәр. Кайвакытта мондый бүрекнең кырыена җәнлек мехы (камчат, кондыз, төлке) мехы тотылган була. XX гасыр башларында кара каракүлдән эшләнгән яссы түбәле тәбәнәк (мәскәүский) бүрекләр тарала. Аның соры төстәге каракүлдән эшләнгәнен данадар бүрек дигәннәр. Данадар бүрекне күбрәк дин әһелләре һәм зыялылар кигән. Бу яссы түбәле бүрекләр бүген дә мөселманнарның яратып кия торган язгы һәм җәйге баш киеме санала.

Эшләпә үзгәртү

Авыл җирләрендә ирләрнең җәйге баш киеме хезмәтен күбрәк эшләпә үтәгән. Аны өйдә ак төстәге сарык йоныннан киез итек басучылар ясаган. Керәшен татарлары кара төстәге эшләпә дә кигәннәр. Кайбер мәгълүматларга караганда, Казан татарларының йоннан баскан ирләр баш киеменең читләре әүвәл тырпаеп тормаган, бәлки өскә таба кайтарылган була.

Хатын-кыз баш киеме үзгәртү

Хатын-кызлар бизәнү әйберләре үзгәртү

Хатын-кызларның өс һәм баш киеме белән бизәнү әйберләре дә тыгыз бәйләнгән. Борынгы бабаларыбыздан килгән ювелирлык осталыгы шәһәрләрдә һәм кайбер зур авылларда XX гасырның башларына кадәр яшәп килә. Катлаулы ысуллар белән (бөтерү, бөртекләү, каралту, гравирлау, инкрустацияләү) зиннәтләп эшләнгән хатын-кыз бизәнү әйберләре төрле музейлардагы татар коллекцияләре арасында бүген дә күп санда сакланган. Аларны өч төркемгә бүлеп карарга була: баш, муен-күкрәк һәм кулга бәйле бизәнү әйберләре.

Баш бизәнү әйберләре үзгәртү

Беренче төркемгә: колак алкалары, чигәлек (җилкәлекләр), чәч тәңкәләре һәм чулпылар керә. Моңа кадәр хатын-кызларның баш киеме турында сүз барганда, төрле формадагы (тәңкәле, укалы) маңгайчалар, чигәчә-җилкәлекләрне әйтеп узган идек. Биредә ювелир осталыгы таләп иткән зиннәтле, маңгайны бизәүче баш хаситәсенә тукталып үтәсе килә. Кызганычка каршы, бу Казан татарларына хас маңгай бизәгенең кем һәм нинди баш киеме комплексында бәйләнгәнлеге ачык түгел. Чөнки ул шактый иртә кулланудан чыккан. Ләкин башка татар төркемнәрендә функциясе ягыннан моңа охшаш затлар соңгы чорларда да очрый. Мәсәлән, Себер татар хатыннары көмеш чылбырга вак тәңкәләр беркетелгән маңгайчаны мех бүрек өстеннән бәйләгәннәр; Пенза мишәрләрендә кашбау бәйләмәгән очракларда шундый ук маңгай бизәген тастар иңенең маңгай трусына беркеткәннәр. Казан татар хатыннары баш хәситәсен каты каркаслы, очлы түбәле бүрекләрнең маңгай трусына бәйләгәннәр булса кирәк. Мондый бүрекләр XIX гасырның беренче яртысында модадан төшеп кала. Аларны калфаклар алмаштыра. Ләкин баш хәситәсе калфак комплексына кермәгән, чөнки кырпулы чигелгән (бизәлгән) калфаклар барлыкка килү белән өстәмә маңгайчаның кирәге калмаган.

Колак алкасы үзгәртү

Татар хатын-кызларына гына хас колак алкаларын атап әйтү кыен. Чөнки алар арасында төрле ярминкәләрдә һәм кырыктартмачылардан сатып алынганнары, ягъни төрле җирдән китерелгәннәре дә күп. Шулай да XX гасыр башларында мөселман татар хатын-кызлары күбрәк кечкенә алкалар (ай формасында, калач алка, тамчылы алка) тагарга яратканнар. Борынгы кием стиленә яраклашкан зиннәтле олы алкалар исә керәшен татар хатын-кызларының баш кием комплексында гына сакланган. Шул ук вакытта зиннәтле асылташлар куеп эшләнгән һәм мөселман хатыннарга хас чәчүргечләр һәм чулпылар керәшен хатыннарының бизәнү әйберләре рәтеннән төшеп калган. Чөнки алар чәч толымнарын аркага салындырып йөрмәгәннәр, бәлки рус хатыннары кебек, баш әйләнәсенә урап мәләнчек (волосник) кигәннәр.

Инәләр үзгәртү

Хатыннар башка бәйләгән тастар, кыекчалар матур торсын өчен аларны махсус челтәрле инәләр белән беркетеп куйганнар. Төрле исемдә йөргән (тастар инәсе, кыекча инәсе һ. б.) андый инәләр барлык төбәкләрдә дә очрый.

Муен һәм күкрәк бизәнү әйберләре үзгәртү

Муен һәм күкрәкне бизәгән зиннәтле әйберләр дә күп төрле булган. Аларның кайсыберләре, әйтик, яка чылбыры — күлмәк изүенең каптырмасы хезмәтен дә үтәгән. Көмеш тәңкәле һәм көмеш челтәрле күкрәкчәләрне яман күзләрдән саклану өчен дә кигәннәр. Шундыйлар-ның берсе — хәситә. Ул барлык татар төбәкләрендә очрый. Керәшен хатын-кызларының хәситә-дәвәтләре гел көмеш тәңкәдән генә торган. Аны хатын-кызлар, үзләре тәңкәләрне тишеп яки көмешчедән сабак ясатып, тиешле тәртиптә кара тукыма астарга беркеткәннәр. Мөселман хатыннары исә хәситәләрнең астарын кашлы көмеш челтәрләр белән бизәргә яратканнар. Зур кашлы челтәрләрне астарсыз гына, бер-берсенә тупсалар белән тоташтырып эшләгән зиннәтле хәситәләр дә очрый. Ука-Сыры бассейнында яшәүче мишәрләр мондый күкрәк бизәгеченә буйбөтү диләр. Исеме үк күрсәтеп торганча, аның аскы кырыена бөти (догалык) кую өчен кесәсе дә була.

XX гасыр башларында хатын-кызларның бизәнү әйберләре арасында чын яки ясалма ташлардан эшләнгән муен төймәләре киң тарала. Кайвакытта төймәләрне тәңкә аралаш тезгәннәр. Соңга таба зиннәтле яка чылбыры һәм каптырма урынына тәңкәле брошкалар куллана башлыйлар.

Беләзек һәм йөзек үзгәртү

Татар хатын-кызларының яраткан бизәнү әйберләре — беләзек һәм йөзек. Һәр хатын-кызның кулында ким дигәндә ике, ягъни пар беләзек һәм шулкадәр үк, ә кайвакытларда күбрәк тә йөзек була. Безнең халыкка хас ике төр беләзекне аерып әйтергә мөмкин: беренчесе — тоташ, икенчесе — буынлы (тупсалы) беләзекләр. Аларны формаларына һәм бизәү алымнарына карап төрле вариантларга бүләргә була: тар һәм киң, чокып, бөтереп, бөртекләп, оялап эшләнгән һ. б. Оялы беләзекләр өчен фирүзә, якут, топаз, ахак кебек чын ташлар яки төсле пыялалар кулланылган. Музей коллекцияләрендә чылбырлы һәм энҗеле беләзекләр дө очрый. Ләкин халык арасында тоташ һәм тупсалы (буынлы) беләзекне ешрак кигәннәр. Керәшен хатын-кызлары исә тоташ чокылып (гравирлап) бизәкләр төшерелгән яссы беләзекләрне үзләренеке итеп саныйлар. Андый беләзекләрнең аскы кырыена вак-вак өч тәңкә дә тагылган була.

Йөзекләр дә күп төрле. Мөселман хатын-кызлары бүген дә фирүзә, ахак һәм якут кашлы йөзекләрне яраталар. Керәшен хатын-кызлары зур ахак (сердолик) кашлы йөзекләрне һәм шома кашлы яки бөтенләй дә кашсыз балдакларны (никах балдаклары) яратып кияләр. Хатыннар балдагының аскы кырыена ике вак тәңкә беркетү гадәте дә керәшеннәргә хас. Гомумән, балдак аларда чиркәү никахының атрибуты буларак таралган булса кирәк.

Татар халкының аяк киемнәре үзгәртү

Татар халкының аяк киемнәре дә күп төрле. Бигрәк тә моны күн аяк киеменә карата әйтергә була. Аның озын һәм кыска кунычлылары яки кунычсыз кәвеш һәм башмак рәвешендәгесе, йомшак һәм каты табанлылары һ. б. төрләре бар.

Читек үзгәртү

Төп мәкалә: Читек
 
Казан кирмәнендә урнашкан сувенир кибетендәге читекләр сурәте.

Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — читек. Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. (Керәшен татарлары гына кимәгән.) Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын очен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш (ката) яки резин калуш кигәннәр. Бу төр читекне намаз яки мәсех читеге дип атыйлар. Чыннан да, биш вакыт намазын калдырмый торган мөселманнар өчен йомшак табанлы читекләр бик җайлы.

Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар. XX гасыр башларында шәһәр хатын-кызлары арасында озын балтырлы, каюлы ботинкалар да очрый. Керәшен хатын-кызлары бер төсле, күбрәк кара күннән эшләнгән каюсыз ботинкалар кигәннәр. Бу вакытларда фабрика эшләп чыгарган көндәлек резин калушлар киелә башлый. Керәшен татарларында һәм башка халыклар белән аралаш яшәгән татарларның аягында каты табанлы күн итекләрне дә еш очратырга була.

Кәвеш-каталар үзгәртү

Күн кәвеш-каталар да калын күннән, калын олтанлы итеп тегелгән. Аларны йомшак читек, тула яки бәйләгән оек белән кигәннәр. Кәвеш-катаның да ике төре бар: кунычлы һәм кунычсызлары. Урал татарларының эш киеме комплексында башкортларга хас аяк киеме башымлы каталар, башымлы конҗырыклар очрый. Хатын-кызлар кәвешен тәбәнәк яки биек үкчәле, тәбәнәк артлы итеп теккәннәр. Аяк башына гына киелә торган артсыз аяк киеме башмак була. Халык телендә кәвеш белән башмакның аермасы бик беленми. Еш кына каеп яки алтын-көмеш укалар белән чигеп бизәлгән күн кәвешләрне дө башмак дип атау очраклары бар (каюлы, укалы, энҗеле, бәрхет башмаклар). Артсыз башмакларны гадәттә өй эчендә кигәннәр.

Чабата үзгәртү

Урта Идел һәм Урал алды буе татарларының эш киеме комплексына юкә аяк киеме — чабата да хас була. Кечкенә башлы, сай чабаталар татар чабатасы диелгән. Чабатаны күбрәк тула оек өстеннән кигәннәр. Чүпче елгасының югары агымында яшәүче татарлар җәен чабата белән кияр өчен махсус киндер оеклар булдырганнар.

Татар халкы тышта йөргән аяк-киеме белән өйгә кермәгән. Шуңа күрә ишегалдына яки абзар-кура тирәсенә чыкканда җиңел киелә һәм салына торган агач башмак кигәннәр.

Киез итек үзгәртү

Барлык төбәкләрдә дә ирләр һәм хатыннар кышын киез итек кигәннәр. Итекнең дә ике төре бар: озын кунычлы һәм кунычсыз, кәвеш формасында итеп басылганы (киез-ката, бәлүнкәләр). «Бәлүнкә»ләрне өйдә кию өчен дә басканнар. Итек басучылар итекне төрле төстәге җепләр белән бизәкләп, чуарлап та эшләгәннәр. Безнең халык, бигрәк тә хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәге ирләр, кыска балтырлы киез итекләрне яратып кигән.

Традицион-гадәти кием, халык мәдәниятенең үзенчәлекле төре буларак, бүген дә безнең тормышта, бигрәк тә сәхнәдә сакланып килә.

Чыганаклар үзгәртү

  • «Татарская народная одежда». Татарское книжное издательство. Казань, 1997 ел.

Моны да карагыз үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү