Татар диалектологиясе

Төп мәкалә: Диалектология

Татар диалектологиясе — татар тел белеменең татар теленең җирле диалектларын һәм сөйләшләрен өйрәнә торган тармагы.

Хәзерге татар телендә өч диалектны аералар: урта диалект, мишәр диалекты, Көнбатыш Себер татарлары диалекты.

Өйрәнү тарихы үзгәртү

Татар диалектологиясе белән кызыксыну XVIII гасырның икенче яртысында ук башланган[1]. Ләкин фәнни нигездә татар диалектларын өйрәнү XIX гасыр башына туры килә. Бу чорда Иван Гиганов, Ният-Бака Атнометов хезмәтләрен атап була[2].

Татар диалектологиясенә нигез салучы буларак исә А. Г. Бессонов санала.

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Мәсәлән, Петер Палласның «Сравнительный словарь всех языков и наречий» хезмәтен кара
  2. Гиганов И. Грамматика татарского языка. СПб, 1801
    Гиганов И. Словарь российско-татарский. СПб, 1804
    Атнометов Н. Букварь арабского и татарского письма. СПб, 1802