Татар Википедиясе

Википедиянең татар телендәге бүлеге
(Татарча Википедия битеннән юнәлтелде)


Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 501 205
Битләр саны 787 081
Үзгәртүләр саны 4 142 901
Теркәлгән кулланучылар 51 302
Актив кулланучылар 76
Идарәчеләр 6
Тирәнлек 1.7
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit

Статус үзгәртү

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

TATLAT үзгәртү

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор)(үле сылтама) кулланырга мөмкин.

Бүләкләр үзгәртү

  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].

Статистика үзгәртү

 
300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 501 205 мәкалә бар, 6667 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.

Чагыштырма статистика үзгәртү

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 606 793 2 965 246 40 481 32 609 345 1 582 901 3138 20 166.1
2 tt Татар 2003 501 205 787 081 6667 4 142 901 51 302 76 6 1.7
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 243 503 577 369 337 1 559 008 49 659 103 4 5.1
4 uz Үзбәк 2004 259 874 987 861 3314 4 287 694 131 701 742 17 34.1
5 kk Казакъ 2002 236 636 633 603 11 085 3 321 503 156 390 485 16 14.8
6 az Азәрбайҗан 2004 199 797 564 886 17 089 7 589 340 290 403 636 14 44.9
7 ky Кыргыз 2002 79 209 110 247 2681 473 186 40 224 91 2 0.7
8 ba Башкорт 2005 63 600 182 509 1507 1 271 645 41 274 74 5 24.4
9 cv Чуваш 2004 52 841 110 953 537 820 934 35 241 37 2 8.9
10 crh Кырым-татар 2008 28 032 51 668 0 217 583 26 967 40 2 3
11 sah Саха 2008 17 462 52 002 1765 406 084 25 421 30 3 30.6
12 tk Төрекмән 2004 6849 16 669 340 252 185 28 935 33 3 31.1
13 ug Уйгур 2012 5996 15 651 0 158 937 22 450 29 1 26.3
14 gag Гагауз 2010 2803 6648 0 69 386 14 602 18 1 19.6
15 krc Карачай-балкар 2010 2092 14 442 0 109 256 10 696 11 1 263.7
16 kaa Каракалпак 2006 5021 14 628 23 78 585 12 442 64 5 19.7
17 tyv Тыва 2013 3521 12 725 0 47 511 9452 18 1 25.5
18 alt Алтай 2021 1096 6177 0 46 409 3007 12 4 161.5


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика үзгәртү

2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:

  • торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
  • елгалар — 23 350 мәкалә,
  • астероидлар — 20 896 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • шәхесләр — 12 201 мәкалә,
  • галактикалар — 7 838 мәкалә.
  • хронологик исемлекләр — 3 923
  • кратерлар — 2700
  • һинд дине — 1820

Кызыклы фактлар үзгәртү

 
Tatar.info проектының эмблемасы

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү


Тышкы сылтамалар үзгәртү