Танып-белүсубъект фикерләвендә чынбарлыкны чагылдыру һәм кабул итү, аның нәтиҗәсе — дөнья турында белем. Танып-белү, кагыйдә буларак, фәкать хакыйкатьне эзләү процессы гына, ә аның нәтиҗәсе — белем.[1]

Танып-белунең максаты булып объектив дөнья турында теләсә нинди түгел, ә нәкъ менә объектив белемнәр алу тора. Танып-белү процессында теләсә нинди, ягъни ялган белемнәр дә чагылыш таба, ләкин артык хезмәт буларак кына.

Танып-белү төп ике баскыч үтә — сизү һәм рациональ танып-белү. Сизү белән танып-белү — түбәнге баскыч — тою, кабул итү һәм күзаллау формаларында гамәлгә ашырыла. Анда сизүнең кешене тышкы дөнья белән бәйләп тора торган биш әгъзасы — күрү, ишетү, тотып тою, ис һәм тәм сизү эшкә җигелә.

Танып-белү процессына шулай ук фикерляу эшчэнлегенең фаразлау, фантазия, гипотеза, кузаллау, хыял, интуиция кебек формалары да керә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Обществознание. 11 класс: учеб, для общеобразоват. учреждений: базовый уровень/ [Л. Н. Боголюбов, Н. И. Городецкая, А. И. Матвеев и др.]; под ред. Л. Н. Боголюбова [и др.]; Рос. Акад, наук, Рос. акад, образование, изд-во «Просвещение».— 5-е изд.— М.: Просвещение, 2010.— 349 с. (Академический школьный учебник). ISBN 978-5-09-023426-9

Әдәбият үзгәртү


Сылтамалар үзгәртү