Такыя үрәм - татар балалар уены. Уен кечкенә балалар өчен бик кызыклы. Күпме күбрәк бала катнашса, шулкадәр яхшырак. Балалар уен ярдәмендә чәчәк исемнәрен, аларны танып белергә өйрәнәләр, бер-берсе белән аралашу күнекмәләре булдыралар, җырларга өйрәнәләр.

Такыя үрәм

уйнаучы татар баласы
Таралышы

татар халкы арасында

Килеп чыгышы

халык

Уенчылар саны

чикләнмәгән

Уйнаучылар яше

чикләнмәгән

Уйнау озынлыгы

чикләнмәгән

Активлык

югары

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Уен тәртибе үзгәртү

Балалар түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче алып баручы була. Берничә балага «чәчәк» исеме кушыла, һәм аларга шул чәчәктән ясалган башлык бирелә:

Без йөрибез болында,

Чәчәкләр бик күп монда.

Матур чәчәк җыябыз,

Такыялар үрәбез.

Алып баручы:

Ал кирәк, гөл кирәк,

Безгә нәфис гөл кирәк.

Энҗе чәчәк, кил әле,

Бер елмаеп көл әле.

Энҗе чәчәк:

Энҗедәй чәчәк атам мин

Яз көнендә урманда.

Миңа берни дә кирәкми

Күләгәлек булганда.

Балалар:

Энҗе чәчәк, күр әле!

Такыя итеп үр әле!

Энҗе чәчәк чүгәләп утыра. Уен башка чәчәкләр исемен кушып дәвам итә. Исеме аталган чәчәк уртага чыгып утыра. Шулай итеп, такыя үрелә.

Күкчәчәк:

Кечкенә көнбагыш кебек

Чәчәк булам мин үзем.

Таҗларымны санап кара,

Әгәр булсаң бик түзем.

Арыш арасында үсәм,

Зәп-зәңгәр чәчәк атам.

Зәңгәр күкле, чат кояшлы

Аяз көнне яратам.

Такыя үрелеп беткәч, такыя бер якка, түгәрәктәге балалар икенче якка әйләнеп җырлыйлар:

Без йөрибез болында,

Чәчәкләр бик күп монда.

Матур чәчәк җыйдык без,

Такыялар үрдек без.

Әдәбият исемлеге үзгәртү

  • Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары.- Казан: Татар кит.нәшр., 1995.
  • Татар балалар фольклоры. / Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: "Раннур" нәшрияты, 1999.
  • Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре / Татарсан Милли к-ханәсе; Төз.З.Ә.Җамалиева. КАзан: милли китап,2000.