Тайшет (рус. Тайшет) — Россиянең Иркутск өлкәсенда шәһәр, Тайшет районының үзәге.

Тайшет
рус. Тайшет
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы 1897
Сурәт
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Тайшетское муниципальное образование[d][1] һәм Тайшетский район[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Тайшетское муниципальное образование[d][1]
Сәгать поясы UTC+08:00
Халык саны 33 364 (2017)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 320 метр
Мәйдан 75,72 км²
Почта индексы 665009
Рәсми веб-сайт gorodtaishet.ru
Җирле телефон коды 39563
Карта
 Тайшет Викиҗыентыкта

Халык саны — 35 481 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 49 760 кеше.[3]

Исемнең килеп чыгышы үзгәртү

Шәһәр исеме ике кет сүзләреннән — та «суык», шет «елга» килеп чыккан.

География үзгәртү

Тайшет Тайшетка елгасына өстендә, Бирюса платосында, Иркутсктән 680 километр төньяк-көнбатыштарак урнаша. Көнчыгыш Себер тимер юлында Тайшет станциясе, эре тимер юл төене; Байкал-Амур магистраленең башлангыч пункты. Шәһәр аша М53 «Байкал» (Новосибирск — (Тум —) КемеровоКрасноярскИркутск) автоюлы бара.

Климат үзгәртү

Тайшет климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек
Абсолют максимум, °C 7,0 10,0 18,9 27,8 33,6 37,2 36,3 35,7 32,3 24,6 13,3 8,3
Уртача максимум, °C −14,2 −10,7 −2,1 6,3 15,1 21,9 24,2 21,1 14,1 4,9 −5,4 −12,5
Уртача температура, °C −18,6 −15,9 −7,6 1,3 9,4 16,0 18,5 15,2 8,4 0,3 −9,2 −16,4
Уртача минимум, °C −24,3 −22,6 −14,8 −4,4 2,1 8,3 11,5 8,5 2,4 −4,5 −14,4 −21,9
Абсолют минимум, °C −47,2 −47,8 −42,2 −25,5 −10,3 −2,8 0,0 −3 −10 −33 −42,2 −47
Явым-төшем нормасы, мм 29 22 22 37 60 46 56 71 43 46 30 24
Чыганак: http://climatebase.ru/station/29594/

Тарих үзгәртү

Тайшет 1897 елда Транссебер магистрале төзүе сәбәпле бистә буларак оешты. 1910 елда паравыз депосы төзелә.

1937 елда шәһәр тибындагы бистә статусын, ә 1938 елда шәһәр статусын ала. 1930-50 елларда Тайшет ике ГУЛАГ частьләренең (ЮжЛАГ һәм ОзёрЛАГ) үзәге булган. 1940—1947 елларда вакытлыча туктаулар белән Тайшет—Братск тимер юл салынган, тимер юл төзелешендә япон һәм алман әсирләре дә катнашканнар.

1960 елдан — өлкә буйсынудагы шәһәр.

Халык үзгәртү

1939[4] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[3]
~11 700 33 499 34 232 38 249 42 391 38 535 35 481

Милли состав (2002): руслар — 92,2%, татарлар — 2,3%, украиннар — 1,8%.[10]

Икътисад үзгәртү

Әлүмин заводы, шпаллар сеңдерү, гидролиз заводлары.

Азык-төлек һәм урман сәнәгатьләре ширкәтләре.

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 ОКТМО. 179/2016. Сибирский ФО — 2016.
  2. http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  3. 3,0 3,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-01-31 
  4. http://www.mojgorod.ru/irkutsk_obl/tajshet/index.html
  5. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-01-31