Тавил Хаҗиәхмәтов

Тавил Хаҗиәхмәтов (Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтов) – рәссам, Татарстан Республикасы Дәүләт флагының сурәте авторы , Тукай бүләге иясе.

Тавил Хаҗиәхмәтов
Туган телдә исем Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтов
Туган 3 февраль 1936(1936-02-03)
Йосыф-Алан, Саба районы, Татарстан АССР, ССРБ
Үлгән 28 май 2007(2007-05-28) (71 яшь)
Казан
Яшәгән урын Вишневски урамы[1]
Милләт татар
Һөнәре рәссам
Балалар улы Нияз Хаҗиәхмәтов (17.02.1969) – рәссам - график[2].
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1987)

 Тавил Хаҗиәхмәтов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1936 елның 3 февралендә Татарстан АССРның Саба районы Йосыф-Алан авылында туган. 2007 елда вафат.

Казан сәнгать училищесын (мәктәп) (1957), И. Е. Репин исемендәге Ленинград сәнгать институтының графика факультетын (Таранов М.А. сыйныфы) (1963) тәмамлый. Диплом эше – Галимҗан Ибраһимовның “Безнең көннәр” әсәрен рәсемнәр белән бизәү.[3]

Иҗаты үзгәртү

Милли мәдәниятнең иң яхшы үрнәкләренә таянып эшли,аны үз иҗаты белән баета. Агачка уеп гравюра ясау ысулын камилләштерә. Кол Гали иҗатын халыкка кайтаруда хезмәте бәһасез. “Халык әйтсә хак әйтә”, “Йосыф-Зөләйха” шәлкемнәре чын халыкчан булулары белән аерылып тора. Ул бизәгән китаплар күп еллар Татарстан китап нәшриятының йөзе булып тора[5].

Хезмәтләре үзгәртү

Китап бизәү үзгәртү
Спектакльләргә кием эскизлары үзгәртү

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында:

Татарстан Республикасы Дәүләт флагы үзгәртү

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы тарафыннан 1991 елнын 29 ноябрендә кабул ителде. Авторы — рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов[7].

Шүрәле үзгәртү

Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкият - поэмасына иллюстрацияләр ясый[8].

Мактаулы исемнәре, бүләкләре үзгәртү

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1987) - 19811985 елларда басылган китапларны нәфис-график бизәгән өчен.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998
  2. Ренат Харис. Татарстан символлары.- Казан, «Мәгариф», 2005.- 63 б. Татар, рус, инглиз телләрендә
  3. Республика Татарстан, № 104, 29.05.2007 [1]

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

  1. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок rt-online.ru не указан текст