ТНК-BP — эллеке Россиянең иң эре нефть компанияләренең берсе. Россиядә нефть җитештерү күләме буенча 3-нче урында тора ине. Россиянең иң эре компанияләр списогында 5 нче урында булды (2012 ел). Виктор Вексельберг кулында булды.

Тулы исеме— " «ТНК-ВР Холдинг» Ачык акционерлар җәмгыяте ". Исем оештыручылар исеменнән килә (Төмән нефть компаниясе, BP).

Fortune Global 500 (2011 ел) рейтингта 235 нче урында булды.[1][2][3][4]

2012 елның октябрендә «Роснефть» Россия дәүләт нефтегаз компаниясе «ТНК-ВР Холдинг»ын сатып алуга максаты турында игълан итә.

ТНК-ВР 2013 елда тулысынча Роснефткә сатыла. ТНК-BP топ-менеджерлары Роснефткә күчә [5].

Тарих үзгәртү

2003 елда «Төмән карамай компаниясе» (ТНК) һәм эре транснациональ «BP plc» ( 2001 елның маена кадәр — British Petroleum) компаниясе паритет нигезендә "'ТНК-BP"' оештыралар.

«Төмән карамай компаниясе» (компанияның хужасы Бөек Британияның Виргин утрауларында теркәлгән) үзенең тарихын 1995 елдан башлый. Бу елда ул «Роснефть» составыннан чыгарыла.

Компанияга «Нижневартовскнефть», «Тюменьнефтегаз» җир мае җитештерү идарәлекләре һәм Рязань карамай иләү zone бирелә. 1997 елда «Төмән карамай компаниясе» хосуйсылаштырылган (приватизацияләнгән).

1999 елда СИНАДКО компаниясыннан ТНК га Сарытау карамай иләү zone, «Варианнта», «Удмуртнефть», «Новосибирскта» һәм «Саратовта» оешмаларын ала.

2000 елда ТНК-BP «Ырынбур карамай акционер компаниясе»н (ОНАКО) сатып ала. ТНК составына «Оренбургнефть», Орск карамай иләү zone, Ырынбур нефтебаза һәм «Оренбургнефтепродукт» бирелә.

2001 елда ТНК-BP Украинада Лисичанск нефть заводын сатып ала.

2002 елда паритет нигезендә «Синтак» белән «Славнефть»-те сатып ала. Компания бүгенге көнгә кадәр ике хуҗалар арасында тулысынча бүленмәгән.

«BP plc» белән берләшкәч, компаниянең королошо үзгә.

2005-2007 елда «Саратовта», «Удмуртнефть», Орск нефть заводы, РУСИӘ Петролеум (доля) сатылды.

Фридман Михаил Маратович —ТНК-BP хужасы 2013 елда Россиянең милиардер списогында икенче урында булды.

  1. Максим Барский «Сибантрацит» оставил несколько лет назад (rus.team)
  2. Максим Геннадьевич Барский: карьерный путь специалиста в области повышения капитализации компаний - Свободная Пресса (svpressa.ru)
  3. Барский Максим Геннадьевич — биография российского бизнесмена и инвестора - HR Monitor
  4. http://barskij-maksim.lenta.co/
  5. архив күчермәсе, archived from the original on 2021-10-16, retrieved 2018-06-10