ТАССР азык-төлек сәнәгате министрлыгы

ТАССР азык-төлек сәнәгате министрлыгы (1937-1946 елларда ТАССР азык-төлек сәнәгате халык комиссариаты, 1953 елда ТАССР җиңел һәм азык-төлек сәнәгатьләре министрлыгы, 1953-1966 елларда ТАССР азык-төлек товарлары министрлыгы) — ТАССР дәүләт хакимияте органы. 1937 елның 26 февралендәге һәм 1937 елның 26 мартындагы ТАССР ҮБК карарлары нигезендә барлыкка килгән. Эчке төзелеше: административ-хуҗалык, план-икътисад, җитештерү-техника, финанс, кадрлар бүлекләре; үзәк тәҗрибәханә. ТАССР Министрлар Шурасына (1937-1938 елларда ТАССР Үзәк башкарма комитетына, 1938-1946 елларда - ТАССР Халык комиссарлары шурасына) һәм бер үк исемле РСФСР министрлыгына буйсынган. 1985 елның 12 дикәбрендәге ТАССР ЮШ Президиумы карары нигезендә юкка чыгарыла; функцияләре ТАССР Агросәнәгать комитетына тапшырыла.

Министрлар: Василий Анисимов (1937), П. Андриянов (1938), Галимҗан Шаһимәрданов (1938), Нургали Латыйпов (1938-1942), Галия Измайлова (1942), Павел Ватажников (1943-1951), В. Варламов (1951-1953), Исмәгыйль Габдрәфыйков (1953-1959), Н. Гайфетдинев (1959-1960), У. Закиров (1960-1963), В. Матвеев (1963-1968), Индус Фәтхуллин (1968-1973), Иван Городнянский (1973-1985), Виктор Чаплыгин (1985).