Сәхипзадә Мәкъсүтов

Сәхипзадә Мәкъсүтов (рус. Сахипзада Максютов) – патша Дәүләт думасының дүрт чакырылышының да депутаты, булдыклы татар эшкуары.

Сәхипзадә Мәкъсүтов
Туган телдә исем Мәкъсүтов Сәхипзадә Дәүләтша улы
Туган 1871[1]
Бөре өязе, Уфа губернасы, Җәлдәк авылы
Үлгән 1950 соң
билгесез
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы Россия империясе
ССБР байрагы ССРБ
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Конституцион-демократик фирка[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Сәхипзадәнең әтисе Дәүләтша вулыс үзәге булган Әсән авылына Казаннан килеп нигезләнгән. Төп һөнәре — тегүче. Җәдитчелек хәрәкәтенә кушылып, авыл балалары өчен үз акчасына яңача мәдрәсә ачкан. Халык арасында абруй казанган. Балалары Казандагы туганнарында торып укыган. Олы улы Хәмзә Мәскәүдә дәүләт хезмәтен башкара.

Сәхипзадә, укуын тәмамлагач, "бакалавр" гыйльми дәрәҗәсе алып, бай табигатьле, пристаньлы Дүртөйле җирендә үз эшен ача. Тиз арада белемле, аек акыллы, булдыклы эшкуар «Беренче дәрәҗәле сәүдәгәрләр» төркеме арасына керә. Утыз яшенә җиткәндә, 1902 елда, якташлары аны Бөре өязе земствосы җыелышының «гласные» итеп сайлый. Бөре өязе үзидарәсе комитеты составына керә.

Автобиографиясе үзгәртү

Үз кулы белән 1917 елда тутырган анкетада үзе турында ул болай дип яза:


 

Мин, Мәкъсүтов Сәхипзадә Дәүләтша улы, Мәкъсүтовның икенче улы, 45 яшьтә. Яшәгән урыным: Уфа губернасының Бөре өязендәге Җәлдәк вулысына караган Дүртөйле. Сословие (катламы): Әсән вулысының крестьяны.
Милләтем: татар.
Мөлкәтем: биш ат, өч сыер, өч бозау, өч кәҗә. Сәүдә белән кәсеп иткән урынымда механик пар тегермәнем бар. Аның ярты өлешендә алты данә ярма яргыч җиһазлар урнашкан. Бинаның икенче яртысында он чыгара торган өч ташлы корылмалар урнашкан. Бер котельный (пар казаны) эшли.
Өч урында ашлык киптергечләрем бар.
Ашлык һәм азык-төлек саклагыч амбарларым, бураларым бар. Болардан тыш, берничә урында азык-төлек һәм башка кибетләрем эшли.
Төп шөгылем: сәүдә.
Гыйльми дәрәҗәм — бакалавр.
Йорт хуҗасы: Ир кеше, 45 яшьтә.
Улларым: 23 һәм 6 яшьтәләр.
Хатын-кызлар: хатыным 40 яшьтә, кызларым: 17, 15 һәм 10 яшьтә.
Кухня эшчеләре: икәү (хатыны — 40 яшьтә, кызы — 17 яшьтә).

 

Кабул иткән ашлыкны эшкәртүдә, азык-төлек җитештерүдә тирә-яктагы Дүртөйле, Иске Солтанбәк, Тәкәрлек, Гөбелекөчек, Иванай, Аргамак авылларының крестьяннары эшләгән. Хезмәт хакы килешү буенча түләнгән.

Сәяси эшчәнлеге үзгәртү

1906 елда аны Россиянең беренче чакырылыш Дәүләт думасына депутат итеп күрсәтәләр. Анда ул крестьяннар фиркасына теләктәшлек күрсәтә. Милли мәсьәләләргә кагылышлы кыю чыгышлар ясый. Мөселманнар фракциясенә кабул ителә. Ул яклаган идеяләрнең, карарларның эчтәлеге гади халык тормышыннан алынган һәм, ул, беренче чиратта, якташлары мәнфәгатьләрен алга куя. Болар:

  1. Җирсез һәм аз җирле крестьяннарга, буш яткан яңа (чирәм) һәм ташландык җирләрне бүлеп, беркетеп бирү;
  2. Диннәрнең, конфессияләрнең, азсанлы милләтләрнең хокукларын тигезләргә;
  3. Үзәктән ерак, читтәрәк яшәүче халыкларга, милләтләргә үз телләрендә мәктәпләр ачарга, укытырга, гәҗит-журналлар, дәреслекләр, китаплар чыгарырга, судларда үз телләрендә чыгыш ясарга рөхсәт итәргә;
  4. Илне демократик конституцияле итәргә һ.б.

Думадагы эш белән беррәттән, Сәхипзадә Дәүләтша улы Бөре өязенең земский комитетындагы эшчәнлеген дә туктатмаган. Дүртөйленең үзидарә вәкиле вазыйфаларын да башкарган. Депутат мандаты биргән хокуклардан халык мәнфәгатендә нәтиҗәле файдаланган. Кыю рәвештә губерна, өяз һәм вулыс чиновникларының ишекләрен ачып кергән. Алардан, мәсьәләне мотлак уңай хәл итмичә чыкмаган. Нәкъ шундый эшлекле сөйләшүләр нәтиҗәсе буларак, Агыйделнең урта һәм түбән агымына казна исәбенә беренче Земский хастаханә салдыруга ирешелә. Халык телендә "Больничный городок" дип тә атала. Аның авыруларны көн дә кабул итү корпусы, ашханәсе белән 15 койкалык амбулаториясе, йогышлы чирлеләр өчен изоляторы, кер юу һәм хуҗалык эшләре блогы, бала тудыру йорты, ат сарае, табиблар һәм шәфкать туташлары өчен дүртәр фатирлы ике йорты, баш табиб йорты, җиләк-җимеш бакчасы һәм башка ярдәмче участоклары, биналары булган. Алар барысы да Агыйдел пристаненың янәшәсендә диярлек урнаша. Бу парахут белән килгән яралылар, авырулар өчен уңайлы булсын өчен эшләнә. Әлеге шәһәрчек 1911 елда файдалануга тапшырыла.

Депутат шулай ук "Халык ашханәсе", "Ветеринария дәвалау станциясе", "Халык йорты" һәм "Халык китапханәсе" төзеткән, юллар салдырган. "Халык ашханәсе"нең өске катында базарга, тегермәнгә ярма ярдырырга килүче игенчеләр арзан хакка тамак туйдырган, аскы катында кунып чыкканнар. Ветеринария пункты исә мал-туар асраган халыкка хезмәт күрсәткән. "Халык йорты" безнең замандагы мәдәният сарае һәм кинотеатр функциясен үтәгән. Ул, шулай ук, беренче бөтендөнья сугышы елларында ятим калган балалар өчен Дүртөйледә, Әсән, Җәлдәк, Исмаел, Әңгәсәк, Мәскәү кебек авылларында һөнәр ияләре әзерләүче приютлар ачтыру хәстәрлеген күргән. "Ятимнәр йорты" янәшәсендә мәдрәсәләр ачылган. Дәүләт думасы депутаты буларак, Сәхипзадә Дәүләтша улы аларга азык-төлек белән дә ярдәм итеп торган.

Фән һәм техника казанышларына нигезләнеп корылган механик тегермәне исә елына 500 мең пот ярма һәм он җитештергән һәм аңа зур табыш китергән. Әзер продукция сәүдә челтәрләренә чыгарылган.

Сәхипзадә Мәкъсүтов депутатлык чорында зур сәяси эшлекле булып таныла. 1917 елның 8 августында, февраль революциясеннән соң, ул яңа оешкан вулыс Советларының зона съездын үткәрүне үз өстенә ала. Съезд депутатлары үз карарларын кабул иткәч, аны документлар белән Санкт-Петербургка юллыйлар. Бу вакытта Сәхипзадә Мәкъсүтов Дүртөйленең земство старостасы вазыйфасын башкара. Соңрак, 1918 елның җәендә, Гражданнар сугышы башлангач, Уфадан Дүртөйлегә парахут белән килгән чеверовчылар отрядын каршы ала. Аларны үз исәбенә ашата, киендерә, коралландыра. Отрядның саны ике меңнән артып китә.

Әсәндә әтисе башлаган мәгариф эшләрен дәвам иткән. Ике катлы мәдрәсә янына тулай торак, ашханә, келәтләр салдыра. Әсәндәге мәдрәсә тирә-як төбәкнең мәдәният, мәгърифәт үзәгенә әверелә. Хуҗасы исеме белән, «Мәдрәсәи Максуди» дип йөртелгән уку йортында яңача предметлар укытыла; мөгаллимнәр арасында Уфадан, Казаннан, Екатеринбургтан килгән зыялылар да була. Мәдрәсәнең хәтта театр почмагы да була.[2]

Фронттан кайткан, үзләрен революцияне дәвам итүчеләр дип санаган солдатлар, матрослар, яңа оешкан урындагы "Ярлылар комитеты"ның катгый таләбе буенча, яла яга башлагач, җирле хакимиятне аларга тапшыра. Гаиләсен Казанга озатып, 1921 елда үзе Мәскәүгә китә. Аның беренче бөтендөнья сугышына кадәр төзеткән объектлары 1950-1960 елларга кадәр халыкка хезмәт итте. Дүртөйле шәһәр статусы алган елларда гына яңартылдылар.

Инкыйлабтан соңгы елларда үзгәртү

Халык арасында йөргән хәбәрләргә, шәхси кучерының һәм хуҗалык белән үзе юкта идарә итүчесенең хатирәләренә колак салганда Сәхипзадә Дәүләтша улы читкә чыгып китмәгән. Мәскәүгә килгәч, үзе кебек патриотлар белән бәйләнеш урнаштырган. Шуларның берсе — элекке Россия Дәүләт думасының крестьяннар фракциясе әгъзасы, революциядән соң Совет Россиясенең гомерлек старостасы М. И. Калинин. 1931 елны Казанда кулга алына һәм кулаклар-муллалар төркемендә катнашучы буларак хөкемгә тартыла, ләкин дәлилләр җитмәү сәбәпле иреккә җибәрелә. Соңгарак үз һөнәре буенча Урта Азия илләренең берсенә эшкә юллана алган, дигән хәбәр бар. 1949 елда Казанга кайткан.

1950 елда Сәхипзадә Дәүләтша улы Дүртөйледә дә булган, диләр. Аның элекке утарында урнашкан 1нче урта татар мәктәбе укучылары сүзләренә караганда, ул түтәлләр арасында эшләп йөрүче укучыларга озак кына карап торган. Әмма буй-сынына килешле пөхтә итеп киенгән, ап-ак сакаллы татар карты, совет хакимияте чорындагы кеше акылына сыймаслык кырыс, кыргый гадәтләрне күреп белгәнгәме, үзенең кемлеген танытмаган. Тик, балаларның файдалы шөгылен хуплагандай, якты йөз белән аларга карап елмайган гына. Агыйдел өстендә парахут кычкырткач, укучыларга да, укытучыларга да таныш булмаган көләч йөзле, ак сакаллы карт пристань ягына юл тоткан. Бакча капкасын япканда, түбәтәен салып, барысы белән дә баш иеп саубуллашкан.

Чыганак үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү