Сәрия Мирҗанова (Сәрия Фазулла кызы Мирҗанова, 24 декабрь 1924(1924-12-24), Тал Кучкары, Тамъян-Катай кантуны, БАССР, РСФСР, СССР25 ноябрь 2000(2000-11-25) (75 яшь), Уфа, Россия) — тел белгече, филология фәннәре докторы (1985), БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1985).

Сәрия Мирҗанова
Туган телдә исем баш. Сәриә Фазула ҡыҙы Мирйәнова
Туган 24 декабрь 1924(1924-12-24)
Тал Кучкары, Тамъян-Катай кантуны, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 25 ноябрь 2000(2000-11-25) (75 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Магнитогорский государственный университет[d] һәм Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d] (1985)

Биографиясе үзгәртү

Сәрия Фазулла кызы Мирҗанова 1924 елның 24 декабрендә БАССР-ның Тамъян-Катай кантоны (хәзерге Башкортстан Әбҗәлил районы) Тал Кучкары авылында туып үсә. Атасы 1937 елның 3 августында Җинаять кодексының 58-8, 58-10 статьялары буенча кулга алына, 1937 елның 27 декабрендә үтерелә. Тик 1956 елның 30 декабрендә генә аклана. Сәрия 1941 елда Аскар урта мәктәбенең 8 классын тик бишлегә генә бетергәч, Темәс башкорт педагогия училищесына укырга керә, 1943 елда педагогия училищесын тәмамлый. Ары Магнитогорск укытучылар институтына укырга керә.

1948 елда, укытучылар институтын бетергәч, Аскар урта мәктәбендә рус телен укыта. 1948 елда Магнитогорск укытучылар институтының рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1956 елда Сәрия Фазулла кызы К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының башкорт теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1955-1994 елларда СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтында тел бүлеге хезмәткәре булып эш башлый һәм гомеренең ахырына кадәр шунда хезмәт итә.

1967 елда «Күбәләк сөйләше» темасына филология фәннәре кандидатлыгы диссертациясе яклый. Башкортлаштыру сәясәтенә кулдан килгәнчә өлеш кертү аркасында, 1974 елда елда СССР Фәннәр академиясенең Мактау кәгазе белән бүләкләнә. 1976 елда БАССР-ның Югары Советының Мактау кәгазе белән бүләкләнә. 1984 елда Баку шәһәрендә «Башкорт теленең төньяк-көнбатыш сөйләше» темасына филология фәннәре докторы дәрәҗәсенә хезмәт яклый. 1985 елда «БАССР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелә.

2000 елның 25 ноябрендә Уфа шәһәрендә вафат була.

Чыганаклар үзгәртү

  • Хисамитдинова Ф. Ғ. Миржанова Сәриә Фазулла ҡыҙы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.