Сәрдәнә (лат. Corydalis, грек теленнән "бүрекле тургай") - калфак чәчәк, мәк чәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Сәрдәнә
Халыкара фәнни исем Corydalis DC.
Таксономик ранг ыру
Югарырак таксон дымянковые[d]
Җимеш төре тартмачык[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Энциклопедия природы Армении[d], Энциклопедический словарь Гранат[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 32[d], Ботанический словарь, 1878[d] һәм Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d]
Нәрсәнең чыганагы Corydalis alkaloid[d]

 Сәрдәнә Викиҗыентыкта

Таралуы үзгәртү

Ыруг 540лап төрне берләштерә. Төньяк ярымшарда һәм көнчыгыш Африканың биек тауларында таралган. Кытайда һәм Гималайда төрлелекләре бик югары, Кытайда ким дигәндә 357 төре бар.

Татарстан территориясендә 3 төре бар. Тыгыз сәрдәнә (C. solida) бөтен җирдә, урта сәрдәнә (C. intermedia) – Кама алдында, Маршалл сәрдәнәсе (C. marschalliana) Идел алдында очрый. Киң яфраклы һәм катнаш урманнарда үсәләр.

Тасвирлама үзгәртү

10-25 см биеклектәге үсемлекләр. Тамырлары бүлбесыман. Сабаклары туры. Яфраклары чиратлашкан, икешәр, өчәр теленмәле. Чәчәкләре зур түгел, чыгынтылы сары, аксыл, алсу төстә, чук чәчәк төркемендә. Җимеше – кузаксыман тартмачык. Орлыклары ялтыравыклы, кара, итчел үсентеле. Җимешләре июньдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Әһәмияте үзгәртү

Баллы, декоратив үсемлекләр.

Маршалл сәрдәнәсе ТРның Кызыл китабына кертелгән. [1]

Экология үзгәртү

Сәрдәнә төрләре кайбер Күбәләк төрләренең личинкалары, аеруча болытлы Аполлон өчен ризык булып торалар.

Агулылык үзгәртү

Corydalis cava һәм кайбер башка бүлбеле төрләрендә булбокапнин дип аталучы алкалоид бар, ул кавакыт медицинада кулланыла, ләкин дозировкасы һәм тискәре эффектлары турында фәнни дәлилләр җитми. [2]

Сәрдәнәнең күпчелек төрләрендә кальцийны блоклаучы канадин кебек башка токсиннар һәм алкалоидлар бар. C. caseana төре терлек өчен агулы. [3]

Таксономия үзгәртү

Хәзерге төрләр үзгәртү

540 төре бар, шул исәптән:

 

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/srdn Онлайн - энциклопедия Tatarica
  2. CORYDALIS. WebMD. 21 October 2014 тикшерелгән.
  3. Western Forests (The Audubon Society Nature Guides). Knopf. https://archive.org/details/westernforests00whit/page/556. 
  4. Corydalis palaestina (Boiss.) Prantl & Kündig | Plants of the World Online | Kew Science.