Сәнидә Сатыбалдина

Сатыбалдина Сәнидә Тимерхан кызы (9 февраль 1942 ел26 август 2016 ел) — СССР һәм Рәсәйнең педагог‑методисты. Биология фәннәре кандидаты (1971), профессор (1993). БАССР мәктәбенең атказанган укытучысы (1983), Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (1997).

Сәнидә Сатыбалдина
Туган телдә исем Сатыбалдина Сәнидә Тимерхан кызы
Туган 9 февраль 1942(1942-02-09) (82 яшь)
Башкорт АССРның Стәрлебаш районының Ирекле авылы
Бүләк һәм премияләре БАССР мәктәбенең атказанган укытучысы (1983), Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (1997)
Гыйльми дәрәҗә: Биология фәннәре кандидаты

Биографиясе үзгәртү

Сәнидә Тимерхан кызы Сатыбалдина 1942 елның 9 февралендә Башкорт АССРның Стәрлебаш районының Ирекле авылында туа.

1966 елда Уфада Башкорт дәүләт университетында табигать-география факультетын тәмамлый. 1970 елдан алып — Химия институтында, 1972 елдан БДУда укыта башлый.

1971 елда Сәнидә Сатыбалдина «биология фәннәре кандидаты» дәрәҗәсенә диссертация яклый. 1993 елдан — профессор вазифасында.

1983 елда — «БАССР мәктәбенең атказанган укытучысы», 1997 елда — «Башкортстанның мәгариф отличнигы» исемнәренә лаек була.

1973-2014 елларда Сәнидә Тимерхан кызы Башкорт дәүләт педагогия институтында һәм М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында укыта. 1987-1989 һәм 1991-2007 елларда химия кафедрасы мөдире вазифасын били.

Сатыбалдинаның гыйльми эшчәнлеге урта мәктәпләрдә һәм вузларда химия укыту методикасына, фикерләүне үстерү укыту мәсьәләләренә багышланган.

Сәнилә Тимерхан кызының 140‑тан артык фәнни һәм укыту‑методик хезмәте бар. Шулар арасында урта мәктәпләр өчен химия дәреслекләре дә бар.

2016 елның 26 августында Уфада вафат була. Стәрлебаш районының Иске Калкаш авылында җирләнә.

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

  • Методология в реальной практике (реализация принципа восхождение от абстрактно к конкретному на примере изучения химии). Уфа, 2003
  • Обучение студентов методике преподавания химии на основе педагогики сотрудничества: в 2 ч. Уфа, 2005
  • Системно‑деятельностный подход в обучении предметам естественного цикла. Уфа, 2007 (автор.)

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • БАССР мәктәбенең атказанган укытучысы (1983)
  • Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (1997)

Сылтамалар үзгәртү

  • Сатыбалдина Сәниҙә Тимерхан ҡыҙы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. (Тикшерелгән 8 февраль 2021)
  • Гордость Республики Башкотрстан! 2020 елның 3 декабрь көнендә архивланган.