Халитова Сәмәрә Әхәт кызы (5 сентябрь 1960 ел) — укытучы, спортчы. Гер күтәрү буенча 5 тапкыр дөнья чемпионы, рекорды Гиннесс китабына кертелгән.

Сәмәрә Халитова
Туган 5 октябрь 1960(1960-10-05) (63 яшь)
Бөрҗән районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре спортчы

Биографиясе үзгәртү

Сәмәрә Әхәт кызы Халитова 1960 елның 5 сентябрендә Башкорт АССРның Бөрҗән районы Иске Монасыйп авылында туган.

Сигезенче сыйныфта укыганда җиңел атлетика буенча район чемпионы була.

32 ел туган авылында физкультура укытучысы булып эшләп, 2010 елда лаеклы ялга чыга. «Ел укытучысы — 2004» дигән мактаулы исемгә дә лаек булган.

2013 елда Бөрҗән район үзәгендә физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачыла, һәм ул шунда методист-инструктор булып эшли.

Лаеклы ялга чыккач, гер спорты белән мавыгып китә. Башта район ярышларында уңышка ирешсә, тора-бара республика буенча да призлар ала башлый. Аннан инде халыкара бәйгеләргә дә чакырыла.

Спорт казанышлары үзгәртү

2012 елның маенда Керчь шәһәрендә спортчы-ветераннар өчен үтә торган халыкара чемпионатта ул, беренче тапкыр гына шул күләмдә катнашуга карамастан, югары күрсәткечләргә ирешә.

Икенче урынны яулаган үзеннән 2 яшькә кечерәк Елена Уварованы ул хәтта 49 килограммга узып китеп, 121 кг авырлыкны күтәрә.

Шул ук елның июлендә Беларусь Республикасының башкаласы Минскида 75 кг авырлыкка кадәрге 50-54 яшьлекләр арасында ул дистәләгән хатын-кыз арасында көч сынаша һәм барысын да җиңә, дөнья чемпионкасы титулы алып кайта.

2011-2017 елларда республика ярышларында даими беренчелек яулый.

Иң яхшы күрсәткече:10 минутта 166 тапкыр 16 килограммлык герне күтәрә.

2 тапкыр халыкара, 4 тапкыр — Европа, 5 тапкыр дөнья чемпионы.

30 минутлык ярым марафонда 10 кг-лык герне 665 тапкыр күтәреп, дөнья рекорды куя. Мәскәүдә "33 баһадир" дип исемләнгән ярышта 1130 тапкыр күтәреп, Гиннесның рекордлар китабына кергәнлегенә сертификат ала.

Чыганаклар үзгәртү