Сәвәнәй әби — татар балалар драма уены.

Сәвәнәй әби
Уенчылар саны
2 дән күбрәк
Уйнау урыны
өй
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе үзгәртү

Берәүне аркасына мендәр куеп, башына бүрек кигезеп «Сәвәнәй әби» итеп киендерәләр. Кулына таяк тоттыралар, өй алдына чыгаралар. Ул ишек шакый.

Эчтән:

— Тук-тук иткән кемдер ул?

— Сәвәнәй әбиеңдер ул.

Әби өйгә керә. Балалар аның утырыр төшенә берәр әйбер куеп әйтәләр:

— Әйдә, кер, кер, әби, утыр. Әби утыра да сикереп тора:

— Абау, чәнчә.

Балалар көлешеп:

— Сөртеп утыр, әби, — диләр.

Әби тезелеп утырган кешеләрнең һәммәсенә:

— Җеп җегерләргә чакыра килгән идем, бара алмассыз микән, — дип әйтеп чыга.

Тегеләр:

— Юк, бармыйбыз, — дигәч, «өенә кайтып китә». Сәвәнәй әби шул рәвешле каз өмәсенә дә чакырып карый.

Әмма тегеләр бармыйлар. Ахырда Сәвәнәй әби:

— Ашка чакырырга килдем, — дип килеп керә. Барсы да: «Барабыз», — дип сикерешеп торалар. Әби исә боларны:

— Эшемә килмәдегез, ашыма килмәкче буласыз, дип, чүпрәк-мазар белән кыйнарга тотына. Чыр-чу китә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.