Сыркыды

Мордовиядә татар авылы, Һади Такташның ватаны

Сыркыды, Соркыды (рус. Сургодь) — Мордовиянең Тәрби районына керүче татар авылы.

Сыркыды
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Сургодьское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Сургодьское сельское поселение[d][1]
Почта индексы 431042
Җирле телефон коды 83456
Карта

Авылда 1866 елга 180 йорт булган. 1920 елда авылда 3478 кеше яшәгән булса, 2000 елда барлыгы 430 кеше генә гомер сөргән. Кайчандыр Такташ исемен йөрткән колхоз да юк.[2]

2005 елда күренекле авылдашларына — шагыйрь Һади Такташка багышлап музей ачылган. Музей алдында шагыйрьгә бюст куелган, музейга терәтеп мәчет тә салынган. Бу эшләрнең матди ягын ул вакыттагы Татарстан сә­ламәтлек саклау министры булып эшләгән Камил Зыятдинов белән Мордо­виянең сәламәтлек саклау министры Рафаил Аширов күтәргәннәр.[3]

Авыл атамасы мордваларның иске исемнәреннән (Суродейдан) килә.

Күренекле кешеләре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү


  1. 1,0 1,1 ОКТМО
  2. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/sykrap-kayttym-syrkydydan
  3. Тулырак: https://matbugat.ru/enc/zyyatdinov-azat-1507/