Сырасалат сосласын (ешрак арпа нигезендә) чүпрә белән әчетеп, колмак өстәп ясалган көчсез алкогольле[3] эчемлек.

Сыра
Сурәт
Башлану вакыты БЭК XXXV гасыр
Материал төре Арпа һәм хмель[d]
Углеродный след 0,9 kilogram of carbon dioxide equivalent per kilogram[1] һәм 1 kilogram of carbon dioxide equivalent per kilogram[1]
Чыгаручы сыра кайнатуханә[d]
Нинди вики-проектка керә WikiProject Beer[d]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 450 452
Код в Гармонизированной системе 2203[2]
NCI Thesaurus идентификаторы C66824
 Сыра Викиҗыентыкта
Бавария бодай сырасы

Этанолның өлеше сыра күләменең якынча 3-6%, ә каты сырада 8-14 %ын алып тора, коры матдәләр (нигездә углеводлар) - 7-10%, углерод диоксиды - 0,48-1,0 %.[4]

Сырадагы матдәләр:

1 литр сырага керүче матдәләр [5]
матдә тибы өлеше көнлек кирәкле доза[6]
төп матдәләр углеводлар 30-40 г
аксымнар 3-5 г
алкоголь 35-43 г
углерод диоксиды 4-5 г
су 840-900 г
витаминнар B1 (Тиамин) 0,03-0,04 мг 1,0-1,4 мг
B2 (Рибофлавин) 0,3-0,4 мг 1,2-1,6 мг
B6 (Пиридоксин) 0,4-0,9 мг 1,2-1,9 мг
H (Биотин) 0,005 мг 0,0-0,06 мг или 0,15 мг[7]
Никотин кислотасы 6-9 мг 13-18 мг
Фоли кислотасы 0,04-0,8 мг 0,4-0,6 или 0,2 мг[7]
Пантотен кислотасы 0,9-1,5 мг 6 мг
элементлар калий 420-570 мг 2000 мг
фосфор 0,12-0,32 г
күкерт 0,1-0,2 г
магний 80-100 мг 300-400 мг
кальций 40-100 мг 1000-1200 мг или 800 мг[7]
Кремний 0,01-0,04 г


Сыраның якынча мең төре бар. Сыра эчемлекләр арасында популярлыгы буенча дөньяда су белән чәйдән генә калыша.

Сыра һәм кеше сәләмәтлеге үзгәртү

Сыра составында берниче төрле агулы матдә, шул исәптән, эндокрин системада үзгәрешләр китереп чыгара торган авыр металл тозлары да бар. Әйтик, сыраны системалы рәвештә эчә торган ирләр организмында җенес гормоны булган тестостерон эшләп чыгаруны «басып китә» торган матдә бүленеп чыга башлый. Сыраны еш эчүче ирләрнең күкрәк бизләре үсә, оча сөяге киңәя, потенциясе кими, димәк, сәламәт балалар тудыру мөмкинлеге дә юкка чыга. Сыра яратучы хатын-кызларда исә яман шеш белән чирләп китү ихтималы арта, әгәр дә ул хатын бала имезсә, балада эпилепсия өянәкләре барлыкка килергә мөмкин. Күп илләрдә үткәрелгән тикшеренүләр сыра эчүчеләр арасында хроник алкоголизмның көчле исерткечләр эчүчеләргә караганда 3-4 тапкырга тизрәк барлыкка килүен күрсәтә. Кеше организмына сыра күп яклап зыян сала. Баш мие күзәнәкләренең үлүе, арка мие функцияләренең бозылуы, миокардиодистрофия, бавыр циррозы, гепатит, панкреатит, гастрит, невропатия, күрү һәм ишетү анализаторларына зыян килү.[8]

2015 елдан Русиядә «махсус сыра» дигән термин кертү тәкъдим ителә. “Сыра кайнатуда кулланыла торган салат (солод), колмак һәм (яки) колмакны эшкәртүдән алынган продуктлардан, сыра чүпрәсеннән файдаланып, су кушып эшләнгән, этил спирты, хуш исләр һәм тәм керткечләр өстәмичә генә җитештерелгән, составында сыра сосласын әчетү процессында барлыкка килгән этил спиртыннан торган алкогольле продукция” бу.[9]

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү