Сыктывкар

Русиядә шәһәр

Сыктывкар (коми Сыктывкар, искергән коми Сыктывдiн, рус. Сыктывкар) — Россиядә шәһәр (1780 елдан), Коми Республикасының башкаласы.

Сыктывкар
Карта
Ил Россия
Республика Коми Республикасы
Шәһәр бүлгесе Сыктывкар
Координатлар 61°40'тн, 50°49'кнч
Башлык Поздеев, Иван Александрович[d]
Беренче телгә алу 1586
Мәйдан 152 км²
Мәркәз биеклеге 173 м
Халык саны 235 006 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды +7 82151
Почта индексы 167000
Рәсми сайт сыктывкар.рф/
Кардәш шәһәрләр Атырау, Дебрецен[1][2][3], Лос-Алтос[1], Ловеч[d][1][4][5], Кульера[1], Могилёв[1], Тайюань[d][1] һәм Кемер (Анталья)[6]

Халык саны — 235 006 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 250 874 кеше.[7]

Исем чыганагы үзгәртү

Сыктвкар сүзе коми теленнән «Сысола елгасыда урнашкан шәһәр» дигәнне аңлата (коми Сыктыв — Сысола коми кар — шәһәр)

География үзгәртү

Сыктывкар Сысоланың Вычегдага кушылу урынында, Мәскәүдән 1331 километр төньяк-көнчыгыштарак урнаша. Төньяк тимер юлының «Сыктывкар» тупик станциясе.

Кировтан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)[8]
Архангельск ~ 911 км Сыктывкар ~ 424 км
Ухта ~ 320 км
Воркута ~ 1041 км
(тимер юл буенча)
Санкт-Петербург ~ 1501 км
Вологда ~ 835 км
Котлас ~ 326 км
 
Роза ветров
Вологда ~ 835 км
Мәскәү ~ 1331 км
Киров ~ 424 км
Казан ~ 820 км
Кудымкар ~ 760 км
Пермь ~ 932 км

Шәһәр аша Р25 (Сыктывкар — Ухта), Р176 «Нократ» (ЧабаксарЙошкар-ОлаКиров — Сыктывкар) автоюллар баралар.

«Сыктывкар» халыкара аэропорты.

Сәгать поясы үзгәртү

Файл:Map of Russia — Moscow time zone.svg

Сыктывкар халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.

Климат үзгәртү

  • Уртача еллык җил тизлеге — 2,6 м/с
  • Уртача еллык температура — +1,3 °C
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 77%
Сыктывкар климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 3,8 3,8 13,2 26,7 31,0 35,3 34,8 34,6 27,5 20,4 9,3 5,0 35,3
Уртача максимум, °C −10,8 −8,6 −0,5 7,0 14,6 20,6 23,2 18,8 12,3 4,4 −4,3 −8,6 5,7
Уртача температура, °C −14,2 −12,4 −5,1 1,8 8,5 14,8 17,5 13,7 8,1 1,7 −6,8 −11,7 1,3
Уртача минимум, °C −17,8 −16 −9,3 −2,8 3,3 9,4 12,4 9,3 4,7 −0,6 −9,5 −15 −2,7
Абсолют минимум, °C −46,6 −45,4 −38,8 −27,3 −15 −5 −0,3 −2,1 −8,6 −29,6 −43,5 −46 −46,6
Явым-төшем нормасы, мм 41 31 31 33 49 74 73 75 57 59 52 46 621
Чыганак: Погода и климат


Тарих үзгәртү

 
Усть-Сысольск дини училищесы. 1900-еллар

Сыктывкар беренче тапкыр 1586 елда Усть-Сысола погосты буларак телгә алына.

1780 елда Усть-Сысола Усть-Сысольск шәһәренә үзгәртеп корыла һәм Вологда калгайлыгы (1796 елданВологда губернасы) Усть-Сысольск өязенең үзәге була.

1856 елда Усть-Сысольск 3 чиркәү, 528 йорт һәм 15 лавка (кибет) булган.

1921 елданКоми (Зыряннар) автономияле өлкәсенең үзәге. 1936 елданКоми Автономияле Совет Социалистик Республикасының башкаласы.

1930 елда шәһәргә Сыктывкар исеме кушыла.

1968 елда шәһәр составына Эжва шәһәр тибындагы бистәсе кертелә.

1983 елда Сыктывкар составына Краснозатонский һәм Верхняя Максаковка шәһәр тибындагы бистәләр һәм Выльтыдор, Верхний Мыртыю бистәләр кертеләләр, ә 1990 елда алар шәһәр составынна аерылып чыгарылалар.

Халык үзгәртү

1856[9] 1897[10] 1913[9] 1926[9] 1931[9] 1939[9] 1959[11] 1970[12] 1979[13] 1989[14] 2002[15] 2010[7]
~3 100 4 464 ~5 600 ~7 700 ~25 300 ~64 500 64 461 125 088 170 980 232 117 230 011 235 006

Милли состав (2010): руслар — 66,0%, комилар — 25,9%, украиннар — 2,8%.[16]

Икътисад үзгәртү

Сыктывкар — урман сәнәгатенең мөһим үзәге: целлюлоза-кәгазь комбинаты, такта яру һәм агач эшкәртү комбинаты; гидролиз-чүпрә заводы.

Машиналар төзү заводы, судно механика заводы. Тукылмаган материаллар фабрикасы. Төзү материаллар һәм азык-төлек сәнәгатенең ширкәтләре.

Мәдәният үзгәртү

Югары уку йортлары үзгәртү

  • Коми дәүләт педагогика институты
  • Сыктывкар дәүләт университеты
  • Сыктывкар урман институты
  • Санкт-Петербург дәүләт сервис һәм икътисад университетының филиалы
  • Киров дәүләт медицина академиясе филиалы
  • Россия кооперация университетының филиалы
  • Заманча һуманитар академиясенең филиалы
  • Вятка дәүләт һуманитар университетының филиалы

һ.б югары уку йортлары

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 http://сыктывкар.рф/administration/upravlenie-informatsii-i-organizatsionnoj-raboty/novosti/19945-stolitsu-komi-s-ocherednym-vizitom-posetit-delegatsiya-tajyuanya-pobratima-syktyvkara
  2. https://www.debrecen.hu/assets/media/file/hu/18334/debrecen2023-bid-book-final.pdf
  3. https://www.debrecen.hu/hu/debreceni/testvervarosok/sziktivkar
  4. http://www.cidadesglocais.org/index.php?municipio=45#.WgDEzYgxmHs
  5. https://www.lovech.bg/bg/pobratimeni-gradove/siktivkar-rusiya
  6. https://www.kemer.bel.tr/en/our-cities/komi-cumhuriyeti-siktivkar1.html
  7. 7,0 7,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-12-14 
  8. Яндекс.Карты. Яндекс.Карты. 2011-09-22 тикшерелгән.
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 http://www.mojgorod.ru/r_komi/syktyvkar/
  10. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=220
  11. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  12. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  13. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  14. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  15. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  16. Численность населения по национальности по городам и районам(үле сылтама)