Су иясе - нинди генә су булмасын шунда торучы татар халкының мифик җан иясе. Кирәк кечкенә елга булсын, кирәк чишмә булсын, кирәк күл булсын, тикшереп тормый, кая эләксә шунда тора бирә.

Су иясе

Су иясе бабасына бер дә ошамаган: ул аз гына җүләр-сымак итеп эш эшли. Аны шуңа күрә күп санга алмыйлар. Ул бик юкка гына ачулана да йә тегермән буаларын ерып җибәрә, йә булмаса бер җирдә балыкчыларның балык тотканын күрә дә ул тирәдән бар балыкны куып җибәрә, йә булмаса су якынындагы кешеләрне, терлекләрне тотып су астына тарта да шунда буып үтерә.

Мифлар буенча, Су иясе кайчагында базарларга чыгып йөри, анда тәмле ашамлыклар, татлы җимешләр сатып алып, шунда ашый, аның акчасы бик күп.

Су иясе бик аңгыра була икән. Ул бер нәрсәне дә абайлап бетерә алмый.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Татар халык легендалары һәм мифлары.