Столяров урамы (Казан)

Казаннның Киров райунында урнашкан урам

Столяров урамы, Николай Столяров урамы (рус. Улица Столярова, улица Николая Столярова) — Казанның Киров районындагы урам. Урицкий урамы белән киселештән башлана. К. Цеткин урамы белән киселештә тәмамлана. Кызыл Армия урамы белән кисешә. Ике тапкыр Советлар Берлеге Каһарманы Николай Столяров (1922-1993) исемен йөртә. Почта индексы 420030.

Столяров урамы
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Киров районы
Кисеп үтә
Клара Цеткин урамы, Кызыл Әрме урамы һәм Урицкий урамы

Тарих үзгәртү

2000 елда Бөек Җиңүнең 55 еллыгында Казанның Киров районында (Адмиралтейство бистәсе) урам исеме ике тапкыр Советлар Берлеге Каһарманы легендар очучы Николай Столяров (1922-1993) истәлегенә Николай Столяров урамы итеп үзгәртелгән[1].

Игътибарга лаек объектлар үзгәртү

  • Николай Столяров исемендәге парк
  • Н. Столяровка куелган бюст
  • 39нчы йорт — 4нче шәһәр хастаханәсе
  • Пантелеймон Дәвалаучы часовнясы

Галерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү