Степан Вострецов

Вострецов Степан Сергеевич (рус. Вострецов, Степан Сергеевич; 17.12.1883, Казанцево авылы, Бөре өязе,Уфа губернасы — 3.5.1932, Новочеркасск) — совет хәрби җитәкчесе, Беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышында катнашучы, большевик.

Степан Вострецов
Туган 17 (29) декабрь 1883
Вострецово, Бөре өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 3 май 1932(1932-05-03)[1] (48 яшь)
Новочеркасск, Төньяк Кавказ крае[d], РСФСР, СССР
Күмү урыны Братское кладбище[d]
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы, Русия ватандашлар сугышы, совет-поляк сугышы[d], Чиләбе операциясе, Омская операция[d], Спасск операциясе[d], Якутия походы һәм Кытай-совет низагы[d]
Хәрби дәрәҗә прапорщик[d]

 Степан Вострецов Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

1883 елның 17 (29) декабрендә Уфа губернасының Казанцево (хәзерге Вострецово) авылында крестьян гаиләсендә туган, рус. Ике ел чиркәү-мәхәллә мәктәбендә укый. 1912-14 елларда Казанцево авылында тимерче булып эшли.

РККА ның Хәрби академиясе (Мәскәү, 1924) һәм Хәрби сәяси академиясе янында (Ленинград, 1930) югары составын камилләштерү курсларын тәмамлаган.

1895 елда — Уфа тимер юл остаханәләрендә, 1901-06 елларда Омск, Чиләбе һәм Уфа губернасы заводларында эшли.

1906—1909 елларда һәм 1914 елда рус армиясендә, прапорщик (1917);

1918 елдан алып Кызыл Армиядә. 1918 елда Көнчыгыш һәм Көнбатыш фронтларда 27 се укчылар дивизиясе 242-нче укчылар полкы командиры, Якутия явында катнашыучы. 1920-23 елларда Ерак Көнчыгышта Халык революцион армиясының гаскәрләр группасы командующие. 1927 елдан алып — 27-чее Омск, 1928 елдан бирле — Перекоп укчылар дивизиясе, 1929-30 елларда Аерым Кызыл Байраклы Ерак Көнчыгыш армиясының 18-нче укчылар корпусы командиры.

1930 елның августыннан ноябрьгә кадәр хәрби-сәяси академия каршындагы курсларны үтә. 1931 елның маеннан 1932 елның 2 маена кадәр Новочеркасск шәһәрендә 9нчы укчылар корпусы командиры.

1932 елның 1 маенда Ростовта машинада хатын-кызны бәрдерә. 1932 елның 2 маенда иртәнге сәгать 4 белән 5 арасында Новочеркасскида үз йорты бусагасында үз=үзен атып үтерә.[2][3][4] Дондагы Ростовның туганнар зиратында җирләнгән.

Хәтер үзгәртү

Туган авылына, Борай районындагы колхозга, Бөре, Владивосток, Магадан, Новосибирск, Уфа һәм Чиләбе урамнарга аның исеме бирелгән.

Борай һәм Вострецов авыларда — һәйкәл, Уфа тепловозлар төзәтү заводы идаралыгы һәм тимерчелек цехы биналарына мемориаль тактаташ куела.

1983—2009 елларда Борай районы Яңа Бикмәт авылында Вострецов музее эшли.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Вострецов Степан Сергеевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. priamurka (2021-07-22). Рукописи не горят и не мокнут. әлеге чыганактан 2021-08-01 архивланды. 2023-09-12 тикшерелгән.
  3. По официальной современной библиографии: тяжело болел, 3 мая 1932 года на кладбище (?!) в Новочеркасске покончил жизнь самоубийством. Ранее писали: умер от болезни 3 мая 1932 года.
  4. Судьба Вострецова. Рукописи не горят и не мокнут < Наука, История, Образование, СМИ | Дебри-ДВ.