Софи Агер (швед. Sofie Sager, 3 июнь 1825 ел27 февраль 1901 ел) — швед сәясәтче һәм феминист.

Софи Сагер
Туган 3 июнь 1825(1825-06-03)[1][2]
Byarums parish[d], Швеция[1]
Үлгән 26 февраль 1902(1902-02-26) (76 яшь)
Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары
Ватандашлыгы  Швеция[3]
Һөнәре язучы

 Софи Сагер Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Софи 1825 елда Смоланд мәхәлләләренең берсендә туган, аның әти-әнисе завод хужалары Габриэль Сагер һәм ЮХанна Бергенхольц була. Софи Йёнчёпингта кыз өчен мәктәптә укый, анда башка предметлардан тыш, француз телене һәм чигергә өйрәнә. Яшь сагында ул ярлылана һәм гувернантка булып эшли.

Үзенең магазинын ачу турында хыялланып, ул Стокһольмда тегенчегә укый. 1848 елда торакка ия булмый, Мёллер дигән бер ир-атның йортыннан фатир ала. Ләкин Мёллер аны үзенең асрама итәргә уйлый, ә ул баш тарткач көчләргә маташа, аннары тукмый һәм бикләп куя. Качып китә алганнан соң, Софи табиб Юхан Бричкада тукмалуын раслый һәм аның кушуы буенча полициягә мөрәҗәгать итә. Бу хатын-кыз дәгъвачы булган көчләргә маташу буенча шушындый хөкем процесы беренче тапкыр үтә, чөнки башка очракларда корбан гадәттә үзен гаепле дип таный, һәм бу матбугатның, шул исәптән Aftonbladet һәм Stockholms Dagblad игътибарын җәлеп итә. Судта Софины юләр дип күрсәтергә һәм ялганда гаепләргә маташалар, ләкин хөкем, медицина сыгымтасы һәм Брисманның күрсәтмәләрен игтибарга алып, Софи яклы була һәм Мёллерны штрафка хөкем итә. Шуңа карамастан, Софига җәмәгать фикере каршы булып чыга: аннан көләләр, матбугатта мәсхәрә итәләр, һәм хәтта дистә ел үткәч тә аны начар итеп телгә алалар.

Бу очрактан соң Софи феминизмның актив эярсене була. Ул хатын-кызларның үз басасын түбән куйыуы аларның мәдәнилегенең түбән булуы белән бәйле дип раслый, шуңа күрә хатын-кыз белемен күтәрү өчен чыгыш ясый, чөнки әти-әниләр беренче чиратта улларын тәрбияләүгә һәм укытуга өстенлек бирә, ә кызларны иң яхшы очракта француз теленә һәм этикетка өйрәтә. 1852 елда үз тарихы нигезендә ул Bilder ur livet. Ett fosterbarns avslöjande genealogi китабын яза, лекцияләр укый, аннары, аларның берсен ирләр киемендә үткәрә. Әммә ул яклау таба, мәсәлән, Уппсала балда принц Густав белән бейеүгә лаек була.

1859 елда Софи АКШ-ка китә, анда Америка хатын-кыз хәрәкәтендә катнаша. 1861 елда ул немец чыгышлы американлы музыка укытучысы Э. А. Винерга кияүгә чыга. АКШ-та аның A woman's desire and a Man's duty (1861 г.) һәм A lecture on modern society and the marriage relation (1880 г.) китаплары басылып чыга. Әйе, АКШ-та Софи шул кадәр билгеле була, хәтта кайбер ир-егетләр эшләпәләренең төбендә аның сүрәтен алып йөриләр.

Софи Сагер 1901 елда Нью-Йоркта вафат була.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Ulf Beijbom (2006). Utvandrarkvinnor: svenska kvinnoöden i Amerika. Emigrantinstitutets vänners skriftserie, 0284-8341; 12. Stockholm: Norstedt. [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 91-1-301493-5]]
  • Edholm, Isa (2001). Kvinnohistorier: Fanny Kamprad, Mary Quant och 83 andra kvinnor. Stockholm: Alfabeta/Anamma. [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 91-501-0054-8]]
  • Kyle, Gunhild; Krusenstjerna, Eva von (1993). Kvinnoprofiler. Panorama (Natur och kultur), 99-0913791-7. Stockholm: Natur och kultur. [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 91-27-75349-2]]