Сосмак мәчете (Удмуртия)

Удмуртиянең Можга районында ислам гыйбадәтханәсе. 1994

Сосмак мәчете (рус. Мечеть д. Сосмак) ― Удмуртиянең Можга районы Сосмак авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте карамагында.

Мәчет
Сосмак мәчете
Ил Россия
Авыл Удмуртия,
Можга районы, Сосмак, Үзәк ур., 7
Координатлары 56.283999, 51.915383
Дин Ислам
Мәхәллә УМ ТДН / җирле мөселман дини оешмасы 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы түбәдә урнашкан мәчет
Дата постройки 1994 год
Төп даталар:
1935 ― манарасы киселү
1994 ― яңа бина төзелү
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Авылга 1880 елда хәзерге Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Сосмак авылыннан күчеп килгән 5 кеше нигез салган, соңыннан гаиләләре дә күченеп, авыл зурайган. Авылда ике мәчет эшләгән чаклар да булган[1].

1890 елда агач мәчет төзелгән. Мәзин булып хәзерге Киров өлкәсе Малмыж районыннан Мөхәммәтша исемле кеше эшләгән. 1930-елларда, күмәкләштерү башлангач, мәчет ябылган. 1935 елда мәчетнең манарасын читтән килгән руслар кисеп төшергән. Бинада башта ясле, аннары мәктәп урнаштырылган, 1958―1999 елларда бина авыл клубы итеп файдаланылган (яңа мәчет каршында урнашкан иске мәчет бинасы әлегә исән, ләкин җимерелеп бетеп бара). Совет чорында, авыл мөселманнары намаз укыр өчен, чәй эчәргә дигән сылтау белән, бер-берсенең өенә җыела торган булган[1].

Яңа заман үзгәртү

Яңа (авыл тарихында бишенче[2]) мәчет бинасын төзү тәкъдиме белән тумышы белән Сосмакныкы булган, озак еллар «Восход» колхозын җитәкләгән депутат Рифнур Галиев чыккан. Колхоз рәисе булып эшләгәндә, Тәлгать Мәүлидов әлеге эшкә ныклап алына. Уртак көч, авылдашлар тырышлыгы белән мәчетне 1994 елда, бер ел эчендә диярлек, салып чыгалар[1].

Имам үзгәртү

Авылның имамы ― Миндабарис улы Фәнис хәзрәт Гарипов (1963 елгы[3]), тумышы белән Сосмак авылыннан, Ижауның үзәк мәчетендә дини белем алган. Армиядә хезмәт иткәннән соң, Пермь шәһәренә кайтып, укырга кергән. Гаилә коргач, 26 ел Ижау шәһәренең Ленин районы сак бүлегендә эшләгән. Гаиләсе белән Сосмакка 2019 елда кайтып төпләнгән, дини вазыйфаларны башкарырга керешкән. Хатыны Раушания ― тумышы белән Ижауныкы, заводта, соңыннан балалар бакчасында пешекче булып эшләгән, намазга баскан. Авылда ислам дине нигезләрен Фәнис хәзрәт ир-атларга мәчеттә өйрәтсә, хатын-кызларга Раушания Гарипова белем бирә. Уллары Фәнзил, кызлары Айгөл. Фәнзил Казанда дини гыйлем алган, бүгенге көндә Ижау Җәмигъ мәчетендә эшли.

1930 елда Сосмак авылында туган Хәйдәр Билал улы Закиров 2006 елдан Пычас авылы (1960―1997 елларда штб) мәчете имамы булып тора[4].

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Эльвира Хуҗина. Зур тарихлы кечкенә авыл. «Яңарыш», 18.04.2024
  2. СОСМАК безнең авыл. VK Видео, 12.04.2024
  3. Фанис Гарипов Вконтакте
  4. Ильмир Касимов. Мечеть в д. Пычас. РДУМ УР в составе ЦДУМР(рус.)

Сылтамалар үзгәртү