Солтановлар — татар дворяннар нәселе. Ырынбур губернасы Минзәлә өязе (хәзерге Татарстанның Актаныш районы) Мәчти авылыннан. XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башларында Солтановлар нәселе Ырынбур губернасының дворян нәселләре китабының II бүлегенә кертелгән.

Гомуми мәгълүмат үзгәртү

Солтановлар нәселенә нигез салучы булып Габделҗәлил Солтанов санала (1750-?). 1771-1773 елларда поляк баш күтәрүчеләренә каршы сугышта катнаша. 1774 елда юрт старшинасы, ә 1791 елны – поручик дәрәҗәсенә лаек була. 1798 елдан алып XI кантон башлыгы . Аның шәҗәрәсе: Гаделҗәлил бине Солтан бине Мәмәт бине Чубан бине Тутар бине Кузай бине Кутлуш бине Акъюл бине Юлбирде бине Тәңребирде бине Тәүкил бине Шаһколый бине Туксыбай . Аның өч хатыныннан ун улы була, аларның бишесе имам Рахманкол Мансуров кызы Хәнифә Калмәтовадан .

Баязит (1774-1823) – майор (1817 елда бирелә). Ырынбур губернасының дворян нәселләре китабының III бүлегенә кертелгән . 1798 елдан юрт старшинасы, 1814 елдан, үзенең вафатына кадәр XI кантон башлыгы булып тора. Аның 3 поташ заводы һәм 5 җил тегермәне була. Владимир ордены тасмасында алтын медаль белән бүләкләнгән. Габделнасыйр (1779-?) – юрт старшинасы; уллары: - Дәүләтгәрәй, Шаһигәрәй, Шангәрәй Габдерәхим (1781-1857 ) – юрт старшинасы. Габделвәхит (1782-?) – юрт старшинасы ярдәмчесе; уллары: Габделгали, Габделгалләм, Габделгани. Габделхалик (1783-?) - поход сотнигы; Мөхәммәтрәхим (1796 -1841) – гаскәр старшинасы (1839). Баязит агасыннан соң XI кантон башлыгы. IV дәрәҗә Изге Станивлав ордены (1837) һәм башка бүләкләр иясе. Бәләбәй өязендә 4 поташ заводы тоткан, 150 дисәтинә җир биләгән, Минзәлә өязендә 2 он тарту тегермәне булган. Габделсаттар (1793-1852) – поход есаулы. Габделгаффар (1794-?) – поход сотнигы. Мөхәммәтҗан Мөхәммәтгәрәй

Баязит Солтановның аеруча билгеле булган уллары: Мөхәммәтҗан Баязит улы Солтанов Шаһиәхмәт Баязит улы Солтанов (1808-1852) – зауряд-хоружий, XI кантон башлыгы ярдәмчесе. Мөхәммәтшәриф Баязит улы Солтанов (1810-1874) – сотник. 1847 елда XI кантон башлыгы итеп сайлана, 1861 елдан XVIII кантон башлыгы. Аның уллары: Арыслангәрәй Мөхәммәтшәриф улы Солтанов (1833-?) – сотник (1856). Ырынбур Неплюев кадет корпусын тәмамлый. 1851-1853 елларда XII кантон җитәкчесе ярдәмчесе, ә 1856 елдан XX кантон җитәкчесе булып тора. Мөхәммәдъяр Мөхәммәтшәриф улы Солтанов (1836-1915) – дин эшлеклесе. Казан университетында белем ала. 1866-1885 елларда Уфа губернасы Минзәлә һәм Бәләбәй өязләрендә мировой арадашчы, казый-судья. 1886 елдан Ырынбур Мөселман Диния нәзарәте мөфтие . Арыслангали Мөхәммәдьяр улы Солтанов (1862-1908) – Уфа шәһәр думасы гласные, 1905 елдан Эстәрлетамак өяз дворяннарының башлыгы итеп сайлана. Хатыны Сембер төбәгендәге күренекле татар сәүдәгәрләре һәм фабрикантлары Акчуриннар нәселеннән — Мәрьям Тимербулат кызы Акчурина. Арыслангали хатыны белән берлектә актив рәвештә хәйриячелек белән шөгыльләнә, Уфада ярлы мөселманнар өчен попечитель комитеты әгъзасы була, Уфада мөселман ханымнар җәмгыяте төзергә ярдәм итә. Искәндәрбәк Мөхәммәдьяр улы Солтанов (1872-1920) – Казан университетының юридик факультетын тәмамлый, адвокат, дәүләт эшлеклесе. Шаһиморат Баязит улы Солтанов (1816-?) – есаул. 1847 елдан юрт башлыгы, 1852 елдан XII кантон җитәкчесе ярдәмчесе, ә 1856 елдан XIX кантон җитәкчесе. 1853-1856 еллардагы Көнчыгыш сугышы истәлегенә медаль белән бүләкләнгән.

Габдерәхимнең танылган уллары: Габделкадыйр Габдерәхим улы Солтанов (1800-?) – «Рисаләи болгарийә» (1851 ел) исемендәге сәяхәтнамә авторы . Габделханнан Габделкадыйр улы Солтанов (1833- ?) – Мөшеге авылында (хәзерге Минзәлә районы) указлы мулла. Шаһигардан Габделханнан улы Солтанов Габделмөҗип Габделханнан улы Солтанов (1881-1940) Габделхәбиб Габедлкадыйр улы Солтанов Габделмалик Габделкадыйр улы Солтанов Габделмәннән Габделкадыйр улы Солтанов Габделрәхим Габделмәннән улы Хөснимәрдән Габделмәннән улы Мөхәммәтсадыйк Габдерәхим улы Солтанов – майор. 1861 елдан 23 башкорт кантоны җитәкчесе, соңырак Шадрин өязенең 6 нчы участогында мировой судья. 1877 елдан нәселдән килә торган дворяннар исемлегенә кертелә. Габделҗаббар Габдерәхим улы Солтанов.

Мөхәммәтрәхимнең уллары: Шәйхелислам Мөхәммәтрәхим улы Солтанов (1816 -1888). 1842 елдан XI кантон башлыгы. Отставкадагы сотник. Уллары: Шаһизаман, Әмиртимер, Мөхәммәтмансур. Мөхәммәтмансур Шәйхелислам улы Солтанов (1875-1919) – музыкант педагог. Уфа гимназиясен тәмамлый, аннан 1897 елны Мәскәү консерваториясенә укырга керә, 1903 елда аны Зур көмеш медаль белән тәмамлый. 1910-1911 елларда Ялта шәһәре симфоник оркестында флейтачы булып эшли. 1912 елдан Сарытау консерваториясендә флейта классында укыта. 1916 елда курайчылар өчен татар һәм башкорт көйләре ноталарын бастырып чыгара . Шаһимәрдән Мөхәммәтрәхим улы Солтанов (1818-?) – XI кантонда хәрби хезмәт үтә. Абыйсы Шәйхелислам белән Минзәлә өязендә 1000 дисәтинә, Бәләбәй өязендә 150 дисәтинә җиргә ия булалар.