Скелетон (ингл. skeleton, грекчадан – скелет, каркас) — бозлы улактан зур тизлектә чана шуу. Чана спортыннан аермалы буларак, спортчы чанада гәүдәсен башы белән алга таба йөзтүбән урнаша, аяклары белән боздан этенеп, чанасының юнәлешен үзгәртә.

Скелетон

Ванкувер 2010 скелетон ярышларында
Халыкара федерация FIBT
Башка исемнәре фр. Fédération Internationale de Bobsleigh et de Tobogganing
Беренче тапкыр искә алына 1905 ел
Сыйфатламасы
Категория кышкы спорт
кирәк-ярак чана
Үткәрелү урыны чана-бобслей трассасы (улак)
Олимпия уеннарында 2000

Аның тарихы Канада индеецларына барып тоташа. Аларда агач тобогган исемле агач чаналар киң таралган. Америка халкы чанага этләр җигеп, яки кул белән тартып йөкләр ташыган. Кайвакытта аларны таудан төшү өчен дә файдаланалар. XIX гасыр уртасыннан андый чанадан төшү ярышлары оештыррыла башлый. Спортчы шуганда чана өстенә йөзтүбән ята, чананы уңга-сулга борыр өчен аякларына беркетелгән тырнакларны куллана. 1913 елда Халыкара тобогган ассоциациясе оештырыла. 1914 елда беренче Европа чемпионаты уздырыла. Россия спортчылары беренче тапкыр 1994 елда Инсбрук һәм Санкт-Морицта уздырылган дөнья кубогында чыгыш ясыйлар. Скелетонның тизлеге сәгатенә 130 чакрымга барып җитә. Бобслей һәм чана спорты арасында иң куркыныч спорт төре санала.

Скелетон чанасының нигезе яссы рам һәм аның астына трассадан шуу өчен беркетелгән ике металл тимераяктан гыйбарәт. Рам өстенә тотынып төшү өчен ике тоткыч беркетелгән. Рамның ян-яклары спортчыны текә борылышлар вакытында бәрелүдән саклаучы бамперлар белән җиһазландырылган.

Чыганаклар үзгәртү