Синье Яманаке (яп. 山中 伸弥) — япон галиме, Киото университетының гамәли тикшеренүләр үзәге мөдире, АКШның Глэдстон институты хезмәткәре. Халыкара тамыр күзәнәкләрен тикшерү җәмгыяте җитәкчесе. Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты (2012).

Синье Яманаке
Туган телдә исем 山中 伸弥
Туган 4 сентябрь 1962(1962-09-04) (61 яшь)
Хигасиосака, Осака префектурасы, Япония
Милләт япон
Ватандашлыгы Япония байрагы Япония
Әлма-матер Кобе университеты[d], Осака шәһәр университеты[d] һәм Сан-Францискодагы Калифорния университеты[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Киото университеты[d], Нара фән һәм технологияләр инситуты[d] һәм Сан-Францискодагы Калифорния университеты[d]
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә докторы[d] һәм Doctor of Medical Science[d] (1993)

 Синье Яманаке Викиҗыентыкта

Синье Яманаке Кобе университетында белем ала. 1987-1993 елларда докторлык диссертациясе өстендә эшли. Фармакология өлкәсендә доктор дәрәҗәсен алгач, ул фәнни эзләнүләрен АКШта дәвам итә. 2005 елда галим Киото алдынгы медицина фәннәре Институтында эшли.

2006 елда галим дөньяда беренче булып индуцияләнгән плюрипотент тамыр күзәнәкләрен ача, моның өчен ул халыкара фән дөньясында популярлык яулый. Галим 2008 елда Шао премиясенә, 2009 елда Ласкер бүләгенә, 2012 елда Millennium Technology Prize бүләгенә лаек була. Фәнни казанышлары өчен 2012 елда аңа Джон Һердон белән берлектә Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе тапшырыла.

Сылтамалар үзгәртү