Синхрон йөзү — су спортының бер төре.

Ул 1980 елда Олимпия уеннары, Дөнья чемпионаты һәм Спортның су төрләре буенча Континент чемпионаты регламентына кертелә.

Ярышларда хатын-кызлар командасы гына катнаша һәм алар берничә төрле дисциплина буенча үткәрелә. Җиңүче фигуралы шуу һәм нәфис гимнастикадагы кебек субъектив хөкемдарлык нигезендә билгеләнә. Синхрон йөзү – күпфункцияле спорт төре. Ул үзендә нәфис гимнастика, акробатика, хореография һәм аэробика элементларын берләштерә.

Башта судагы балет дип аталган синхрон йөзү Канадада 1920 елда барлыкка килә. Алга таба ул АКШта да популярлык казана. Синхрон йөзү буенча күрсәтмә чыгышлар Олимпия уеннарына 1948 елда ук күрсәтелә башлый. Әмма бары тик 20 елдан соң гына синхрон йөзү Олимпия программасына рәсми рәвештә кертелә. 1984 елда Лос-Анджелеста үткән Уеннарда гына Синхрон йөзү буенча медальләр уйнатыла. Ул вакытта ялгыз һәм парлы синхрончылар ярыша.

Сылтамалар үзгәртү