Сибәгатов Вәли Сибгат улы (рус. Сибагатов Вали Сибагатович) — (1912 ел2001 ел), 112-нче Башкорт атлы төмәне сугышчысы, гвардия кызылармеецы, рядовой. Ике тапкыр Кызыл Йолдыз (1943,1945), II дәрәҗә Ватан сугышы (1944) орденнары кавалеры.

Сибәгатов Вәли
Туган 1912
Илче, Учалы районы
Үлгән 2001
Илче, Учалы районы, Башкортстан, Россия
Ватандашлыгы  Россия империясе
 РСФСР[d]
 СССР
Һөнәре Связист
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә кызылармияче[d] һәм рядовой[d]

Биографиясе үзгәртү

Сибәгатов Вәли Сибгат улы 1912 елда хәзерге Башкортстанның Учалы районы Илче авылында керстьян гаиләсендә туган. Белеме башлангыч. Сугышка кадәр һәм сугыштан кайткач та «Башкортстан» колхозында комбайнчы булып эшли. Фидакяр эшчәнлеге өчен Кызыл Байрак Хезмәт орденына лаек була[1]. 1941 елда Учалы районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. 16 нчы гвардия атлы дивизиясенең 60 нчы гвардия атлы полкында элемтә взводы телефонисты булып хезмәт итә[2]. Беренче Кызыл Йолдыз орденын 1943 елның 23-24 октябрендә күрсәткән батырлыклары өчен ала. Красная Ветка һәм Липовка авыллары районында һөҗүм итүчеләр белән бергә элемтә линиясен суза һәм элемтә булдыра. Элемтә һәркайсы вакытларда туп ярчыклардан югала. Ул тиз арада оста итеп бәйләнешне булдыра, шулай итеп сугышның уңышын тәэмин итә[3].

1944 елның 10 февралендә кызылармеец Сибәгатов Вәли Сибгат улы II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Дошман уты астында ул шуышып, дошман оборонасын узып китә һәм сигезле урында элемтә өзеклекләрен бетерә, командованиега ике полк һәм подразделениеләр белән идарә итәргә, дошманның һөҗүмен кире кагырга мөмкин була.[3]

Икенче Кызыл Йолдыз орденын сугышта күрсәткән батырлыгы өчен ала. Фашистар армиясе снайперы уты астында берничә элемтә өзелешен табып ала, элемтәдәге җитешсезлекләрне бетереп, снайперның тылдагы позициясен уза, аның белән кул сугышына керә, шуннан соң аны әсирлеккә ала һәм команда пунктына алып килә. Бу уңайдан Кызыл Йолдыз орденына лаек була[3]

Ветеран 2001 елның сентябрендә 89 нчы яшендә вафат була. Учалы районында туган авылында җирләнә.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • ЦАМО Картотека: Картотека награждение Расположение документа: шкаф 78, ящик 18