Граф Сергей Юлий улы Витте (рус. Сергей Юльевич Витте) (17/29 июнь 1849 - 28 февраль/13 март 1915) - күренекле Россия дәүләт эшлеклесе, юллар элемтәсе министры (1892), финанс министры (18921903), министрлар Комитеты рәисе (1903—06), Министрлар Шурасы рәисе (1905—06). Бөек Россия ислахчысы. Россиядә "алтын стандарт" керткән (1897), Россия акчасын нык валютасын итеп ясаган, Россиягә чит илләрдән инвестицияләрне җәлеп иткән, аеруча тимер юллар төзелешенә, ТрансСеб - Бөек Себер юлының төзелешен булдыручы, аграр ислахны иҗат итүче.

Сергей Витте
Туган телдә исем Сергей Юлий улы Витте
Туган 29 июнь 1849(1849-06-29)
Тифлис, Россия империясе
Үлгән 13 март 1915(1915-03-13) (65 яшь)
Петроград
Үлем сәбәбе пневмония[1]
Күмү урыны Александр Невский кәшишханәсенең Лазарь зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Императорский Новороссийский университет[d] һәм Одесса университеты[d]
Һөнәре дәүләт эшлеклесе, икътисадчы, ислахчы
Балалар Вера Сергеевна Нарышкина-Витте[d]
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Изге Владимир ордены, Александр Невский ордены, Изге Анна ордены һәм бүтән

 Сергей Витте Викиҗыентыкта

Витте, Илья Репин рәсеме

Витте эшчәнлеге Россия империясенең кискен сәнәгать үсешенә китерә, шуның өчен аны "Россияне сәнәгатьләштерү атасы" дип йөртелә.

Витте Япония белән сугышка каршы сәясәтче, Портсмут Солыхын төзегәндә баш сөйләшүче.

Витте - Россия парламентын нигезләүче, 1905 елның 17 октябре манифесты авторы, Россия конституцион монархиягә үзгәрешен яклаучы. Витте эшчәнлеге нәтиҗәсендә Россия тарихында беренче тапкыр матбугат иреге игълан ителә һәм Дәүләт Думасы сайлавы үткәрелә.

Танылган истәлек китапларының авторы. 1903 елда Дәүләт Шурасының әгъзасы.

Императорның Александр III ышануы үзгәртү

Фараз һәм һәлакәт үзгәртү

1886 елда Витте Көньяк-Көнбатыш тимер юл җитәкчесе булганда Россия императоры Александр III ны күрмичә аның адьютантын кискен тәнкыйтьләгән: " Әгәр сез шул тизлектә поездда барсагыз сез император башын сындырырсыз". Башта Александр III шул кискен сүзләрдән үпкәләгән, ләкин соңрак Витте фаразы дөрес булып чыккан: 1888 елда патша поезды һәлакәткә эләккән һәм император үз иңбашында поезд түбәсе тотып балаларын (шул исәптән яшь Николай II) коткарган. Витте алдан фаразы дөрес булып чыкканнан соң - һәлакәттән соң Александр III Виттегә бик ышана башлаган.

Таможня сугышында җиңү үзгәртү

Александр III күп очракта Виттегә ышанып аны яклаган һәм патша кешеләре көнчелегеннән, үч алуыннан коткарган.

1883 елда Витте таможня сугышында Алманияне җиңгән. Алмания Россия товарлары өчен салымны күтәрә, Витте җавап биреп Алмания товарларына салымны да күтәрә. Россия аксөякләре, хәтта бөек кенәзләр тарафыннан Алманияне яклаучы һөҗүменә карамастан Витте бирешми һәм Александр III туганнарын тыңламыйча Виттегә ышанып аны яклаган. Нәтиҗәдә Россия шушы таможня сугышында җиңгән.

Бисмарк хөрмәте үзгәртү

Шушы икътисади сугыштан соң Алмания канцлеры Отто фон Бисмарк Виттене - иң көчле Россия сәясәтчесе булып атый һәм аның белән танышмакчы булган.

Әтинең хөрмәте, улының патша җәбере үзгәртү

Витте Александр III ны бик хөрмәтләгән, ә аның улын Николай II ны тәнкыйтьләгән, аның загыйфьлеген, ихтыярсызлыгын үз китапларында күрсәткән. Николай II хатыны Александра (Алиса) Виттене турылык өчен бик яратмаган һәм Витте үлгәнгә кадәр патша җәберендә булган.

Кызганычка каршы Виттенең бар фаразлары (аеруча Николай II загыйфьлеге, ихтыярсызлыгы турында) дөрес булып чыккан. Бүтән Россия ислахчысы Столыпин белән киеренке мөнәсәбәтләре дә булган, ләкин Столыпин ягъни Виттенең аграр ислахны үткәргән.

Витте 1915 елда менингит авыртудан үлгән. Александр-Нева лаврасында күмелгән.

Витте күп тәрҗемәи хәле китапларын, мемуарларларын язып калдыра, алар зур тарихи әһәмиятенә ия.

Витте казанышлары үзгәртү

Витте әсәрләре үзгәртү

  • Витте С. Ю. Принципы железнодорожных тарифов по перевозке грузов Киев : журн. «Инженер», 1883.
  • Витте С. Ю. Речь министра финансов в заседании Совета государственных кредитных установлений, 21 декабря 1892 года Санкт-Петербург : тип. М-ва вн. дел, [1893].
  • Витте С. Ю. Вынужденные разъяснения по поводу отчета ген.-ад. Куропаткина о войне с Японией. Москва : Т-во И. Д. Сытина, 1911.
  • Витте С. Ю. Конспект лекций о народном и государственном хозяйстве, читанных его императорскому высочеству великому князю Михаилу Александровичу в 1900—1902 гг. Санкт-Петербург : Тип. АО Брокгауз-Ефрон, 1912.
  • Витте С. Ю. Воспоминания. М., 1960
  • Витте С. Ю. Всеподданнейший доклад министра финансов…февраль 1899 г.
  • Протокольная запись выступлений министра финансов С. Ю. Витте и министра иностранных дел М. Н. Муравьева на совещании министров под председательством Николая II
  • Витте С. Ю. Самодержавие и земство. — СПб., 1908.
  • Витте С. Ю.Ф.Лист, С. Ю. Витте, Д. И. Менделеев — Национальная система политической экономии
  • Витте С. Ю. Записка по крестьянскому делу. — СПб.: Тип. В.Ф.Киршбаума, 1904. — 101 с.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Абалкин Л. И. Экономические воззрения и государственная деятельность С. Ю. Витте. — М., 1999. — 52 с. — ISBN 5-201-03238-9
  • Ананьич Б. В., Ганелин Р. Ш. Сергей Юльевич Витте и его время. — СПб., 1994. — 95 с.
  • Ананьич Б. В., Ганелин Р. Ш. С. Ю. Витте — мемуарист. — СПб.: Дмитрий Буланин, 1999. — 430 с. — ISBN 5-86007-180-9
  • С. Ю. Витте — выдающийся государственный деятель России: Тезисы докладов и сообщения научной конференции, посвященной 150-летию со дня рождения С. Ю. Витте. С.-Петербург, 22-23 июня 1999 г. — СПб., 1999. — 287 с. — ISBN 5-87417-080-4
  • Сергей Юльевич Витте — государственный деятель, реформатор, экономист: (К 150-летию со дня рождения). Сборник в 2-х частях / Отв. ред.: Н. К. Фигуровская, А. Д. Степанский. — М.: Ин-т экономики РАН, 1999. — Т. 1-2. — ISBN 5-201-03240-0
  • Игнатьев А. В. С. Ю. Витте — дипломат. — М.: Международные отношения, 1989. — 336 с. — (Из истории дипломатии). — ISBN 5-7133-0052-8
  • Ильин С. В. Витте. — Изд. 2-е, испр. — М.: Молодая гвардия, 2012. — 511 с. — (Жизнь замечательных людей). — 5000 экз. — ISBN 978-5-235-03502-7
  • Канн С. С. Ю. Витте и создание Комитета Сибирской железной дороги.
  • Корелин А. П., Степанов С. А. С. Ю. Витте — финансист, политик, дипломат. — М.: Терра.-Книжный клуб, 1998. — 464 с. — (Портреты). — ISBN 5300-01777-9
  • Корелин А. П. Сергей Юльевич Витте. // Россия на рубеже веков: исторические портреты. — М., 1991.
  • Степанов С. С. Ю. Витте (исторический портрет)
  • Тарле Е. В. Граф С. Ю. Витте. Опыт характеристики внешней политики.
  • Троцкий Л. Граф Витте.
  • Векшина Ю. А. Граф В. Н. Коковцов — государственный деятель Российской империи. — СПб.: Нестор-История, 2008.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү