Селтеле металлар

Селтеле металлар - су белән көчле реакциягә кереп, андагы водородны алмаштырып, суда эрүчән гидроксид, ягъни селте хасил итүче металлар. Селтеле металлар:
Li - литий
Na - натрий
K - калий
Rb -рубидий
Cs - цезий
Fr - франций.
Бу матдәләр үзле, тиз эрүчән, янучан . Селтеле металларның химик активлыгы башка барлык металларга караганда да көчлерәк һәм аларның гидроксидлары нигез үзлекләрен бик көчле күрсәтәләр. Селтеле металлар Менделеевның периодик таблицасының lнче төп төркемендә урнашкан. Селтеле металларның су белән тәэсир итү схемасы: 2R + HOH = 2NaOH + H2 + Q