Сарман районы гербы

Сарман районы гербы (рус. Герб Сармановского района) — Татарстанның Сарман районы рәсми символларының берсе (герб). Район гербы турында нигезләмә һәм гербның тасвирламасы 2006 елның 2 мартында Сарман муниципаль районы район шурасының 52нче карары белән раслана[1].
Россия байрагы РФ дәүләт геральдика регистрына 2293нче сан белән теркәлгән.
Татарстан байрагы Татарстанның геральдика реестрына 42нче сан белән теркәлгән.

Сарман районы гербы
Татарстан Республикасы
Россия Федерациясе

Раслау вакыты

2 март 2006

Дәүләт геральдик регистрында номер

2293

Герб авторлары

Р. Хәйретдинов, Р. Салихов, И. Миңнуллин, К. Мочёнов, О. Афанасьева, К. Переходенко

Герб идеясе

Р. Ямашев
Э. Әскарова

Тасвирлама үзгәртү

Ачык кызыл төстәге яланда сайрап торучы алтын сандугач; калканның астагы ике почмагында анык кына яшеллек аерылып тора һәм астан килгән фигуралар белән чикләнә: сул якта алтын башак, уңда — кара ташкын

Символлар нигезләмәсе үзгәртү

Герб символлар теле белән һәм аллегорияләр аша районның мәдәни, табигый һәм икътисади үзенчәлекләрен чагылдыра.

Гербтагы төп сурәт — сандугач — илһам, дәрт һәм дәрман чыганагын гәүдәләндерә. Сандугач образы «Сарман» татар халык җырыннан алынган: «Сандугачлар гына кайда сайрый, Сарман буйларында тирәктә». Тирәк ботагына басып сайраучы сандугач — җирдә тормыш дәвам итүен, җиһанда яшәүнең мәңгелек икәнен белдерә. Сандугач шулай ук күтәренкелек, иҗат итү һәм алга омтылыш символы булып тора. Җырлаучы сандугач җирле халыкның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге уңышларын күрсәтә.

Кызыл төс сандугач символикасын тулыландыра, шулай ук Сарман табигатенең матурлыгын һәм халыкның хезмәт сөючәнлек, ныклык, оптимизм кебек сыйфатларын чагылдыра.

Районның икътисади үсешен, аның хуҗалык итү нигезен тәшкил иткән авыл хуҗалыгы алтын башак һәм табигать, сәламәтлек, уңдырышлылык, тормыш үсеше символы булган яшел төс белән чагылдырылган.

Алтын – байлык, тотрыклылык, ихтирам һәм акыл символы.

Район икътисадының икенче өлеше — нефть тармагы — кара ташкыннар белән күрсәтелгән. Кара төс — тыйнаклык, акыллылык, яшәешнең мәңгелеге символы.

Авторлар үзгәртү

Байрак Татарстан Республикасы Президентының Геральдика шурасы һәм РФ Геральдистлар берлеге тарафыннан эшләнгән.

Идея авторлары үзгәртү

Гербның эскизларын әзерләүдә Җәлилдән үзешчән рәссам Раил Ямашев күп көч куя: 50 ләп эскиз ясый. Авторлар группасының ин актив әгъзасы Р. Ямашев яңа гербны һәм байракны район Советы утырышына кертер алдыннан (2006) вафат була[2].

Геральдик яктан төгәлләү төркеме үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Татарстан Республикасының геральдик мирасы. Геральдическое наследие Республики Татарстан. М.: Регионсервис, 2012, стр. 270—273. ISBN 978-5-9902751-2-6

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы гербы. 2020 елның 7 август көнендә архивланган. Рәсми Татарстан порталы(тат.)(рус.)
  2. Дамир Гарифуллин. Район тарихы. Сарман гербы. «Сарман», 2020 елның 22 мае, 5нче бит