Сарай (سراي) — иҗтимагый-сәяси гәҗит. Бөтенрусия мөселман шурасының Әстерхан бүлекчәсе органы. 1917 елның 8 ноябреннән 1918 елның 12 маена кадәр Әстерхан шәһәрендә атнага 2-3 тапкыр татар телендә нәшер ителә. Баш мөхәррире ― танылган язучы, педагог, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм тәрҗемәче Нәҗип Гасрый (Мөхәммәтнәҗип Аллаһбирде улы Мәүләмбирдиев, 1886―1937)[1]; нашире ― Фатих Шаммасов (Ф. Шамси).

Сарай
سراي
Файл:.jpg
Tөр

иҗтимагый-сәяси газета


Нәшер итүче

Фатих Шаммасов

Баш мөхәрир

Нәҗип Гасрый

Нигезләнгән

1917

Сәяси тараф

милли-либерал газета

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

12.05.1918

Төп офис

Әстерхан

Тарих үзгәртү

Әстерхан губернасы мөселманнарының ижтимагый-сәяси оешмасы булган Милли Шура органы буларак, 1917 елның 8 ноябреннән бирле нәшер ителгән. «Нәшрият» типографиясендә бастырылган. Башка шәһәрләрдә даими корреспондентлары җитәрлек булмау сәбәпле, күп кенә яңа мәгълүматларны «Ил», «Корылтай», «Яңа вакыт», «Кояш», «Тормыш» һ. б. татар телендәге газеталардан җыйнап бастырып килгән. «Сарай» газетасы Россиянең үзбилгеләнгән дәүләтләрне берләштерүче демократик җөмһүрият булуын яклаган[2].

Ябылу үзгәртү

1918 елның 7 маенда Әстерхан вилаять Советы хозурындагы Мөселман комиссариатының гадәттән тыш утырышы, аның рәисе Касыйм Туйбактинның (Касыйм (Мирзакасыйм) Шаһиҗиһан улы Туйбактин, 1888―1918) хәзерге хәл турындагы нотыгын тыңлаганнан соң:

«кичектерүсез мөселман милли идарәсен, мөселман дружинасын таратырга, «Сарай» газетасын ябарга, «Нәшрият» басмаханәсен тартып алырга»

― дигән карар кабул итә[3]. «Сарай» газетасының соңгы, арестовать ителгән саны:

«юнәлеше үткәрелә торган үзгәрешләргә туры килми»

― дигән дәлил белән таратылудан тыела.

«Сарай» газетасы кебек үк, «Нәшрият» басмаханәсендә бастырылган «Азат ханым» журналы да 1918 елның 1 маендагы өченче саны дөнья күргәч, совет органнары боерыгы буенча туктатыла.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар үзгәртү

  • Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 157-175нче бит.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997 ел, 70нче бит
  2. Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 170нче бит
  3. Борьба за власть советов в Астраханском крае (1917―1920 гг.) // Документы и материалы. Часть первая. ― Астрахань, 1958. ― С.260