Сантьяго (исп. Santiago de Chile, tat. lat. Santiago de Çile) — Чили башкаласы. Халык саны — 5 428 590 кеше (2002).

Сантьяго
Карта
Ил Чиле
Координатлар 33°26'15"кн, 70°39'0"кнб
Башлык Irací Hassler[d]
Нигезләнгән 1541
Мәйдан 1 930 км²
Мәркәз биеклеге 520 м
Рәсми тел испан теле
Халык саны 5 428 590 кеше
Сәгать кушагы UTC-3
Телефон коды 56 2
Рәсми сайт municipalidaddesantiago.cl
Кардәш шәһәрләр Пекин, Сан-Паулу[1], Мадрид, Әнкара, Киев[2][3], Рига, Миннеаполис, Сантьяго-де-Керетаро, Тунис (шәһәр), Ла-Пас, Манила, Сан-Хосе (Коста-Рика), Буэнос-Айрес, Хэфэй[d], Гваякил, Афин, Лангрео, Пласенсия, Маями, Мехико, Санто-Доминго[d], Сантьяго-де-Верагвас һәм Бразилиа

Сантьяго - Чилинең иң зур шәһәре, Көньяк Американың иң зур калаларының берсе. Сантьяго башкала вазифасына карамастан Чилинең канун чыгару оешмалары Вальпараисо шәһәрендә урнашкан.

Тарих үзгәртү

 
Сантьяго дe Чилe

1541 елда испан конкистадор Педро де Вальдивия тарафыннан нигезләнгән, апостол Иаков (Santiago) хөрмәтенә аталган.

1541 елның сентябрендә арауканнар (җирле асаба кабиләләр) тарафыннан җимерелгән.

Соңрак торгызылган һәм 1778 елдан - Испания генерал-губернаторының башкаласы.

1810 елда Халык баш күтәрүе башланган. Бәйсезлек өчен сугыш нәтиҗәсендә (1810-1818) Сантьяго Чилинең башкаласы итеп игълан ителгән.

1973 елда Сантьяго шәһәрендә фетнәчеләр һәм Сальвадоро Альенде яклылары арасында каты сугышлар барганнар. Сугыш нәтиҗәсендә шәһәргә зур зыян китергән.

1973 елда Пиночет диктатурасы вакытында үзәк стадионда күп кешеләр үтерелгән, шул исәптән мәшһүр җырчы Виктор Хара. Хәзер стадион Виктор Хара истәлегенә аталган.

Икътисад үзгәртү

Саньяго - Көньяк Американың зур сәнәгый үзәге, тукыма әйберләре сәнәгате иң зур үзәге.

1975 елда Сантьяго метросы ачыла. Метрода 5 сызык бар, озынлыгы -102,2 км, 108 станция бар.

Сылтамалар үзгәртү



  1. http://legislacao.prefeitura.sp.gov.br/leis/lei-14471-de-10-de-julho-de-2007
  2. https://old.kyivcity.gov.ua/files/2018/2/15/Mista-pobratymy.pdf
  3. https://kyivcity.gov.ua/kyiv_ta_miska_vlada/pro_kyiv/mista-pobratimi_z_yakimi_kiyevom_pidpisani_dokumenti_pro_poridnennya_druzhbu_spivrobitnitstvo_partnerstvo/