Самирә Азәр кызы Әфәндиева (әзери. Samirə Azər qızı Əfəndiyeva; шулай ук Самирә Әфәнди буларак танылган; 1991 елның 17 апреле, Бакы) — Азәрбайҗан җырчысы. «Евровидение-2021» җыр конкурсында Азәрбайҗан вәкиле. Башта ул 2020 елның 12 маенда конкурсның беренче ярымфиналында «Cleopatra» җыры белән гамәлдән чыгарылган «Евровидение-2020»дә Азәрбайҗан данын якларга сайланган була.

Самирә Әфәнди

Самирә Әфәнди «Евровидение-2020»дә
Туган телдә исем әзери. Samirə Azər qızı Əfəndiyeva
Туган 17 апрель 1991(1991-04-17) (33 яшь)
Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  Әзербайҗан
Һөнәре җырчы

 Самирә Әфәнди Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Башлангыч карьера үзгәртү

Әфәндиева «Yeni Ulduz» (2009), «Böyük Səhnə» (2014) һәм «The Voice of Azerbaijan» (2015—2016, өченче урын) җыр бәйгеләрендә катнашканнан соң, үз илендә популярлыкка ирешә[1]. 2017 елда Казакъстанда Алма-Атада узган «Silk Way Star» халыкара җыр конкурсында Азәрбайҗан вәкиле булган һәм өченче урынны алган[2][3]. Әфәндиева янә үз илен 2019 елда Казакъстанда Нур-Солтанда узган «Нур-Солтан тавышы» фестивалендә тәкъдим итә.

«Евровидение» үзгәртү

2020 елның 28 февралендә Азәрбайҗанның ITV телекомпаниясе Әфәндиева эчке сайланыш нәтиҗәсендә «Евровидение-2020» җыр конкурсында Азәрбайҗан данын яклау өчен сайлап алынуы турында игълан итә[2]. Әфәнди «Евровидение-2021» җыр конкурсында «Мата Хари» җыры белән катнаша һәм бәйгедә 20 нче урынны яулап ала.

Дискография үзгәртү

Сингллар үзгәртү

Исем Ел
Yarımın Yarı 2019
Sən Gələndə
Yol Ayrıcı
Cleopatra 2020
Mata Hari 2021

Искәрмәләр үзгәртү