Салтыйган (Кайбыч районы)

Салтыйган (шулай ук Ышналы башы) — Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы авыл.

Салтыйган
Рәсми исем Салтыйган
Рәсми тел татар теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Багай авылы җирлеге
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 241 (2010)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 135 метр
Почта индексы 422332
Җирле телефон коды 84370
Карта

Тарих үзгәртү

Казан ханлыгы чорында ук билгеле авыл.

Мамадыш авылы — моннан башка янә шул тирәдә өч-дүрт авыл бар; бер кешенең балаларыннан таркалгандыр. Ягъни биш авыл бер исем белән аталадыр. Берсе — хәзердә Мамадыш дигәннәре — Мамадыш-Әкил дип йөртәләр. Янә Танай авылын Тәүгилде-Мамадыш диләр. Янә Салтыйган авылы бардыр; аны Мамадыш-Салтыган дип атаганнар; хәзердә Ышналы башы дигәннәре шул авылдыр. Янә анда Багай дигән рус авылы бардыр; Багаево-Мамадыш диләр икән. Янә Арсланово дигән рус авылы бар; хәзердә аны Мамадыш-Арсланово дип әйтәләр. Янә Гордеево дигән рус авылын Мамадыш-Гордеево дип йөртәләр. Бу биш авыл барысы да бер кешенең балаларыннан чыккандыр. Берәү — Җәмәд дигән кеше, үзенең биш углы, бер сеңелесе белән Болгардан килеп бер җиргә утырганнар.

Халык саны үзгәртү

Ел Халык саны Милли состав
1989 288 татарлар, руслар
1997 272 татарлар, руслар
2002 265 татарлар — 80 %, руслар — 20 %
2010 241 татарлар — 83 %, руслар — 17 %

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[2]

Дин үзгәртү

Шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү