Салават Әбделмәнов

Салават Әбделмәнов (10 октябрь 1937 ел — 2002 ел) — мәгариф хезмәткәре, Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы (1980), Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы (1985).

Салават Әбделмәнов
Туган 10 октябрь 1937(1937-10-10)
Байгускар, Татыр-Узякский сельсовет[d], Хәйбулла районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 2002
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре мәктәп укытучысы, мәктәп директоры

Биографиясе үзгәртү

Салават Хөсәен улы Әбделмәнов 1937 елның 10 октябрендә Башкортстан Республикасының Хәйбулла районы Байгускар авылында туган.

1956 — 1961 елларда К.А.Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтында укый.

1961 елда Хәйбулла районының Целинный сигезьеллык мәктәбенә эшкә җибәрелә. Монда ул математика укыта һәм директор урынбасары булып эшли.Хәйбулла район комсомол комитетының икенче секретаре, тиздән беренче секретаре итеп сайлана.

Салават Хөсәен улы Әбделмәнов мәктәп эшенә яңадан кайта. Әбеш, Акъяр мәктәпләрендә директорның укыту-тәрбия эше буенча урынбасары булып эшли[1].1966 елда Башкортстан укытучылар белемен камилләштерү (хәзер Башкортстан мәгарифне үстерү) институтында методист, 1967 елда Халык мәгарифе министрлыгына мәктәпләр инспекторы итеп күчерәләр. Укытучыларның белем сыйфатын күтәрүгә, матди базаны ныгытуга, укыту-тәрбия эшен яхшыртуга, мәктәп, гаилә һәм җәмәгатьчелек хезмәттәшлеген үстерүгә зур игътибар бирә[1]. 1970 елда укытучылар белемен камилләштерү институты директоры итеп билгеләнә. Аның җитәкчелегендә бу елларда институт укытучыларның белемен, методик осталыгын югары дәрәҗәгә күтәрүче оешмага, педагогик үзәккә әйләнә. 1976 елда Башкортстан һөнәр-техник белем бирү идарәсе башлыгы урынбасары итеп билгеләнә. Биредә ул яңа эш — һөнәрчелек-техник белем бирү системасына гомуми урта белем бирүне кертү мәсьәләләре белән шөгыльләнә[1]. 1984 елның июненнән Уфа шәһәр Советы башкарма комитетының халык мәгарифе бүлеге мөдире. 1990 елда Салават Хөсәен улы Әбделмәнов республика Халык мәгарифе министрлыгына эшкә күчерелә, милли мәктәпләр бүлеге башлыгы, кадрлар бүлегенең педагогия училищелары буенча баш белгеч вазифаларын башкара. 1996 елның февралендә республиканың «Салют» балалар санаторие каршындагы урта мәктәп директоры итеп билгеләнә. 2002 елда Уфада вафат була.

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

Салават Хөсәен улы Әбделмәнов Башкортстан Халык мәгарифе министрлыгы, укытучылар белемен камилләштерү институты, РСФСР Педагогия җәмгыятенең Башкортстан бүлеге тарафыннан оештырылган фәнни-гамәли конференцияләрне, педагогик укуларны үткәрүдә актив катнаша[1].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 К.Ғ.Яйыҡбаев. .

Сылтамалар үзгәртү

  • К.Ғ.Яйыҡбаев. .