Саз татарлары

Төмән өлкәсенең Тобольск районында яшәүче татарлар, себер татарларының бер төркеме

Саз татарлары (сас татарлары) — Төмән өлкәсенең Тубыл районында яшәүче татарлар, себер татарларының бер төркеме.

Саз татарлары
Үз аталышы

татарлар

яшәү җире

Россия, Көнбатыш Себер

Теле

Себер татар теленең саз диалекты

Дине

мөселманнар

Бүтән халыкка керүе

Татарлар

Чыгышлары белән саз татарлары биредәге угыр халыкларына - ненецларга, хантларга һәм мансиларга барып тоташалар. Кайчандыр бу халыклар себер татар теленә һәм исламга күчеп татарлашканнар, әмма үз гореф-гадәтләрен дә саклап калуга ирешкәннәр.

Башка себер татарлары һәм рус авылларыннан ерак урнашканлыктан үз гореф-гадәтләрен, башка себерлеләрдән аермалы буларак, бик яхшы саклап кала алганнар[1].

Төп шөгыльләре - аучылык һәм балыкчылык.

Искәрмәләр үзгәртү