Сазанак (лат. Lédum), багульник, чабыр куагы, үрмә рәйхан — Арчанлылар (Ericaceae) гаиләлегенә кергән мәңге яшел үләнчел үсемлекләр ыругы.

Сазанак
Сурәт
Халыкара фәнни исем Ledum L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон арчанчалар[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксономик төр L. palustre[d]
Җимеш төре тартмачык[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=15121[5]
 Сазанак Викиҗыентыкта

Таралуы үзгәртү

10 га якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның субарктик һәм уртача климат шартларында үсә.

Татарстан территориясендә бер төре – саз чабыр куагы (L. palustre) бар. Төньяк-көнбатыш районнарда торфлы сазлыкларда үсә. Россия территориясендә дүрт төре очрый.

Ерак Көнчыгышы һәм Себер өлешләрендә яшәүчеләр сазанак дип күп башка рододендроннар вәкилләрен, аеруча даурияле рододендронны атый.

Ботаник тасвирлама үзгәртү

 
Сазлык сазанагы

50-100 см биеклектәге үсемлек. Сабагы ятма, күтәрелеп торучы күп санлы ботаклы. Яшь үрентеләре куе җирән-коңгырт төкчәле, карт ботакларның кабыгы шома, соры-коңгырт төстә. Яфраклары чиратлашкан, кыяк, кыска сабаклы, калын, аска таба төрелгән читле, асты җирән киезсыман. Чәчәкләре ак, сирәк кенә – кызгылт, чатырсыман чукка җыйналган. Җимеше – озынча, биш оялы, күп орлыклы тартмачык. Июньдә чәчәк ата. Җимешләре июль-августта өлгерә. Орлыктан һәм тамыр үсентесеннән үрчи.

Куллану үзгәртү

Баш әйләндергеч гаять көчле исле (саз чабыр куагының халык биргән «саз миңгерәткече» исеме шуннан) үсемлек.

Җир өсте өлешләрендә эфир мае, яфракларында гликозид һәм дуплау матдәләре бар.

Дару үсемлеге: медицинада чәчәкле ботаклары һәм яфраклары – какырык чыгару чарасы.

Яфраклары бөҗәкләргә каршы кулланыла. [6].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  4. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 57(1) / мөхәррир Ф. Жуйчжэн — 1999.
  5. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  6. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/sazanak