Сабиха Гёкче́н (төр. Sabiha Gökçen); 22 март 1913(19130322), Бурса22 март 2001, Әнкара — 23 яшендә Төркиядә беренче хатын-кыз очучы һәм хәрби очучы-истребитель була[3][4][5]. Ататөрекнең кызлыкка алынган сигезенче кызларының берсе.

Сабиха Гөкчен
Туган телдә исем төр. Sabiha Gökçen
Туган 22 март 1913(1913-03-22)[1]
Bursa, Хюдавендигар[d], Госман империясе[1]
Үлгән 22 март 2001(2001-03-22)[2] (88 яшь)
Әнкара, Төркия[1]
Күмү урыны Military Cemetery of Cebeci[d]
Ватандашлыгы  Төркия
Әлма-матер Üsküdar American Academy[d]
Һөнәре очучы, хәрби хезмәткәр
Ата-ана

 Сабиха Гөкчен Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Төрек чыганаклары буенча һәм Сабиханең интервьюсына ярашлы, ул босний милләтеннән Мостафа Иззат бәк һәм Хәйрия ханымның кызы булган[6]. Журналист Грант Дин «Сабиха катынның сере» (Sabiha Hatun'un Sırrı) дигән мәкалә яза, анда Газиантепта яшәүче Рипсимэ Себилджян (Hripsime Sebilciyan) үзен Гёкченның туганы дип атап, аның әрмән чыгышлы булуын күз уңында тоткан[7][8][9][10]. Рәсми Төркия чыганаклары һәм Ататөрекнең кызлыкка алынган икенче кызы Улькю Адатепе (2012 елның 1 августында авариядә һәлак була), бу версияне кире каккан[11][12][13].

1925 елда Бурса шәһәренә Ататөрек килгәндә Сабихагә 12 яшь була. Аның биографиясе белән танышып һәм аның фәкыйрь һәм авыр тормышын белеп, Ататөрек аны кызлыкка алырга карар итә һәм аның абыйсыннан рөхсәт сорый. Сабиха Әнкарада президент сараенда Ататөрекнең башка кызлары — Зөһрә, Афет һәм Рукыя белән бергә яши. Анкарада башлангыч мәктәпне һәм Истанбулда Өскөдар кызлар лицеен тәмамлый.

1934 елда фамилияләр турында канун кабул ителгәннән соң, Ататөрек аңа Гёкчен (төр. Gök зәңгәр) фамилиясен бирә. Әмма бу вакытта Сабиханең офык һәм самолетлар белән бер нинди уртаклыклары булмый.

Ататөрек авиацияга еш игътибар биргән, шулай ук Төркиянең Аэронавигация ассоциациясе фондын күзәткән. 1935 елның 5 маенда Сабиха президент Ататөрек белән бергә «Төрек кошлары» (Türkkuşu) очучы мәктәбен ачуда катнаша, биредә чит илдән килгән планерлар һәм парашютчылар авиашоу оештыра. Соңрак президент Сабихадән очучы булгың киләме дип сорый, ул ризалашып: «Әйе, мин хәзер үк әзер» — диде. Ататөрек очучы мәктәбе директоры Фуад Булджега кызны укырга алырга куша һәм тиздән Сахиба очучы лицензиясен ала. Тагын 7 студент белән бергә ССРБга курсларга бара. Сабиха Мәскәүдә булганда ул Зөһрәнең үлгәнен белә һәм укуын күпмедер вакытка калдырып, кичекмәстән Төркиягә әйләнеп кайта.

1936 ел башында Ататөрек аны Һава көчләре академиясенә укырга керергә үгетли. Тиздән ул монда үзенең сәләтләрен якшырта һәм Төркия хатын-кызлардан беренче хәрби очучысы була. 1937 елда илнең Фракия һәм Эгей төбәкләрендә хәрби очу күнекмәләрендә катнаша. Шул ук елда Дерсим курдлары ихтилалына каршы хәрби операциядә катнаша. Шулай итеп Гёкчен дөньяда хатын-кыз очучылардан беренче булып туран-тура хәрби операциядә катнаша.

1938 елда Балкан илләре тирәли биш көнлек очыш ясый. Соңрак Төркия Аэронавигация ассоциациясе янында Türkkuşu очу мәктәбендә баш тренер булып, биредә 1955 елга кадәр хезмәт итә һәм ассоциациянең башкарма органы әгъзасы итеп сайлана. Сабиха Гёкчен 1964 елга кадәр бөтен донъяны 28 ел эчендә әйләнеп үтә. Ул «Ататөрек юлыннан тормыш» (Atatürk ' le Bir Ömür) китабын язган, ул 1981 елда Төркия аэронавигация ассоциациясе тарафыннан Ататөркнең тууына йөз ел тулуга багышланган.

Үз карьерасы дәвамында Төркия һава көчләрендә Гёкчен 8000 сәгатьтән артык  22 төрле типтагы самолетны сыный, шуларның 32 сәгате хәрби очышлар була[14].

Хәтер үзгәртү

  • Истанбул шәһәренең Азия өлешендәге икенче халыкара аэропорты Сабиха Гёкчен хөрмәтенә аталган.
  • Ул 1996 елда АКШ һава көчләре белән нәшер ителгән «Тарихта иң билгеле 20 очучы " плакатында бердәнбер хатын-кыз-пилот була[14].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Deutsche Nationalbibliothek Record #119457695 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. Sabiha Gökçen (1913-2001). Monash University (2002-10-03). 2019-02-15 тикшерелгән.
  4. Sabiha Gökçen's biography. Air Command and Staff College (ACSC). әлеге чыганактан 2013-05-29 архивланды.
  5. First female combat pilot. Guinness World Records (2019). 2019-02-15 тикшерелгән.
  6. Koser, Mutlu. İşte soyağacı, Hürriyet (23 февраля 2004). 15 апреля 2009 тикшерелде. 2015 елның 2 апрель көнендә архивланган.(төр.)
  7. Dink, Hrant. Sabiha Hatun’un Sırrı, Agos (6 февраля 2004).
  8. Sabiha Gökçen or Hatun Sebilciyan?, Hürriyet (21 февраля 2004). 15 апреля 2009 тикшерелде. 2016 елның 3 март көнендә архивланган.(ингл.)
  9. Kalkan, Ersin. Sabiha Gökçen mi Hatun Sebilciyan mı?, Hürriyet (21 февраля 2004). 15 апреля 2009 тикшерелде. 2007 елның 27 август көнендә архивланган.(төр.)
  10. Радио «свобода», archived from the original on 2009-08-10, retrieved 2021-05-04 
  11. Tekin, Hüseyin. Sabiha Gökçen tartışmasında kim ne yazdı, Hürriyet (28 февраля 2004). 15 апреля 2009 тикшерелде. 2016 елның 3 март көнендә архивланган.(төр.)
  12. Morgan, Tabitha. «Turkish heroine’s roots spark row»(ингл.), BBC News, 29 февраля 2004.
  13. 2004 Country Report on Human Rights Practices in Turkey. Country Reports on Human Rights Practices (21 февраля 2005). 15 апреля 2009 тикшерелгән.(ингл.)
  14. 14,0 14,1 TRT documentary on Sabiha Gökçen. See 9m30s in for 1996 USAF poster claim. 2016 елның 21 октябрь көнендә архивланган.

Сылтамалар үзгәртү

 
Commons
Викиҗыентыкта бу тема буенча
[[Commons:{{{1}}}|медиафайллар тупланмасы]]