Рөстәм Гайзуллин

Рөстәм Гайзуллин ― драма актеры, радио алып баручысы. 2006 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли. Татарстанның атказанган артисты (2015), «Тантана» премиясе лауреаты (2024).

Рөстәм Гайзуллин
Туган телдә исем Рөстәм Рифкат улы Гайзуллин
Туган 16 май 1984(1984-05-16) (39 яшь)
СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан,
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре актер
Җефет Альбина Гайзуллина
Балалар уллары Рамазан, Нурсолтан
Бүләк һәм премияләре «Тантана» премиясе - 2024 ТР атказанган артисты
Сайт https://vk.com/gayzulla

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1984 елның 16 маенда Казанда туа.

1999 елда Казан театр училищесына укырга керә. 2003―2006 елларда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли. 2006 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли.

2012 елдан "Болгар" радиосында «Иртәнге чәй» тапшыруын алып баручы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Шәхси тормышы үзгәртү

Өйләнгән. Хатыны Альбина Гайзуллина, уллары Рамазан, Нурсолтан.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү