Рөстәм Габдриев

психолог (Казан, Татарстан, Россия)

Рөстәм Габдриев, Рөстәм Вәгыйзь (Вагыйз[1]) улы Габдриев (1946 елның 1 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Зәй районы, Югары Шепкә) — психолог, психология фәннәре докторы (1990), профессор (1992)[2], Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1999). Халыкара психология фәннәре академиясе (рус. МАПН) академигы (1995) [3]. 1994 елдан Россия психологлары җәмгыятенең вице-президенты.

Рөстәм Габдриев
Туган телдә исем Рөстәм Вәгыйзь улы Габдриев
Туган 1 апрель 1947(1947-04-01) (77 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Зәй районы, Югары Шепкә
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре психолог, вуз укытучысы
Бүләк һәм премияләре «Фидакарь хезмәт өчен» медале
Татарстанның атказанган фән эшлеклесе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1946 елның 1 апрелендә Зәй районы Югары Шепкә авылында туган [4]. Казан дәүләт университетын тәмамлаган (1969).

1982 елдан Казан авиация институтында (2009 елдан А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты) эшли: 1986 елдан — инженер психологиясе һәм педагогика кафедрасы мөдире, 2003 елдан – психология һәм эшлекле идарә итү факультеты деканы, х. в. — инженер психологиясе һәм персонал белән идарә итү кафедрасы мөдире, профессор[5].

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе үзгәртү

Төп фәнни юнәлеше — инженерларның һөнәри әзерлеге һәм эшчәнлеге психологиясе. Әлеге темага күп санлы хезмәтләр, шул исәптән 10 монография авторы. Аның җитәкчелегендә 1 фән докторы, 50дән артык фән кандидаты әзерләнгән.

1990 елда Тарас Шеченко исемендәге Киев дәүләт университетында «Инженерлар әзерләүнең психологик резервлары» темасына докторлык диссертациясе яклаган[6].

1992 елдан «Психология» укыту-методик берләшмәсе, 1994 елдан «Психологическое обозрение» журналы редколлегиясе әгъзасы, 1994 елдан Россия психологлары җәмгыятенең вице-президенты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 61нче бит.
  2. Доктора гуманитарных наук. Габдреев Рустэм Вагизович. Сайт АН РТ
  3. Действительные члены МАПН
  4. Знаменитые люди района. 2021 елның 19 апрель көнендә архивланган. Зәй районы рәсми порталы
  5. Заведующий кафедрой: Габдреев Рустэм Вагизович. 2021 елның 19 август көнендә архивланган. dev.kai.ru
  6. Габдреев Рустэм Вагизович. Психологические резервы инженерной подготовки. dissercat.com
  7. Признание заслуг. 2021 елның 27 ноябрь көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 11.07.2017

Әдәбият үзгәртү

  • Дегтяров Г. Л., Гортышов Ю. Ф. Казанский государственный технический университет им. А. Н. Туполева – КАИ. К., 2007. С. 159.(рус.)
  • Габдреев Рустэм Вагизович. // Зәй районының күренекле затлары. (төзүчеләр Ф. Ш. Хуҗин, Ә. З. Әһлиуллина). Казан: «Сүз» нәшрияты, 2011 ел, 76нчы бит. ISBN 978-5-98356-118-2

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү