Рөстәм Ринат улы Ахунов (1978 елның 22 августы, Уфа, Башкорт АССР, ССРБ) — Россия икътисадчы һәм сәясәтче. Икътисад фәннәре докторы, Башкортстан Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты. VI нчы чакырылыш Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы — Корылтайның депутаты (2018-2023)[1]. Россия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы (2018—2019)[2].

Рөстәм Ахунов
Туган 22 август 1978(1978-08-22) (45 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре икътисадчы, мөгаллим, дәүләт хезмәткәре, җәмгыять активисты
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d] (2017)

Тормыш юлы үзгәртү

Рөстәм Ахунов 1978 елның 22 августында Уфада туа. 2000 елда Башкорт дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлый, ә 2003 елда икътисад фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала. Белем алуын Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә дәвам итә һәм Бизнес һәм эшлекле идарә итү институтында эшлекле идарә итү магистр дәрәҗәсен ала (2008). 2012 елда Швейцариядә Аурупа университетының бизнес-мәктәбендә диссертация яклый.

2018 елда икътисад фәннәре докторы дәрәҗәсенә ия була.

Фән үзгәртү

2002 елдан Башкорт дәүләт университетында эшли. Милли икътисад кафедрасы ассистенты, өлкән укытучы һәм доцент вазыйфасында эшләгән. 2011 елда аны икътисад факультеты деканы итеп сайлыйлар[3][4]. 2017—2018 елларда Ахунов Башкорт дәүләт университетының стратегик үсеш буенча проректор вазыйфасын башкара[5]. 2018 елда аны Башкортстан Республикасы Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты итеп сайлыйлар[6].

2018 елдан 2019 елга кадәр Россия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. 2019 елдан Төбәк икътисадының заманча мәсьәлә лабораториясе мөдире вазыйфасын били[7].

Сәясәт һәм дәүләт хезмәте үзгәртү

VI нчы чакырылыш Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы — Корылтайның депутаты. «Бердәм Россия» партиясенең Башкортстан бүлекчәсе җирле сәяси советында торган. Башкортстанда Гомумроссия халык фронтының Төбәк комитеты әгъзасы.

Башкортстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең автордашы булып тора[8].

Басмалар үзгәртү

Ахунов 160 тан артык мәкалә, шул исәптән монографияләр, дәреслекләр һәм рецензияләнә торган журналларда мәкаләләр авторы. Шулай ук «Башкортстан финанслары»[9] һәм «Икътисад һәм идарә: фәнни-гамәли журнал»[10] редакция советлары составына керә.

  • Управление конкурентоспособностью в системе воспроизводственного потенциала региона: монография /Р. Р. Ахунов. — Уфа: РИЦ БашГУ, 2015. — 242
  • Оценка динамики участия региона в межрегиональных и международных обменных процессах на основе изменения соотношения промежуточного и конечного продуктов / Юсупов К. Н., Янгиров А. В., Ахунов Р. Р., Токтамышева Ю. С.// Экономика региона. — 2017. — Т. 13 — № 2. — С. 559—569 Scopus DOI:0.17059/2017-2-20
  • Новая (смешанная) система оплаты труда российских госслужащих «по результатам» / Р. С. Гринберг, Р. В. Губарев, Р. Р. Ахунов, Е. И. Дзюба, А. И. Володин // Экономические и социальные перемены: факты, тенденции, прогноз. — Москва. — 2018. — Т. 11. — № 6. — С. 163—183. — 1 п.л. (авт. 0,7 п.л.). Web of Science DOI: 10.15838/ESC.2018.6.60.10
  • Ахунов, Р. Р. Применение производственной функции Кобба-Дугласа для анализа промышленного комплекса региона / Н. В. Суворов, Р. Р. Ахунов, Р. В. Губарев, Е. И. Дзюба, Ф. С. Файзуллин // Экономика региона. — 2020. — Т. 16, вып. 1. — С. 187—200. DOI: 10.17059/2020-1-14
  • Ахунов, Р. Р. Decomposition of Regional Development Shifts / Р. Р. Ахунов, А. В. Янгиров // International Journal of Engineering and Advanced Technology (IJEAT) ISSN: 2249 — 8958, Volume-9 Issue-2, December. — 2019. — С. 3552-3557.
  • Стратегия экономического роста на основе динамики валового внутреннего продукта / К. Н. Юсупов, Ю. С. Токтамышева, А. В. Янгиров, Р. Р. Ахунов // Экономика региона. — 2019. — Т.15, выпуск 1. — 310 с. — С. 151—163. DOI: 10.17059/2019-1-12
  • Башкортостан: 5 лет развития в зеркале СМИ: Информационное издание / Ахунов Р. Р. — Уфа: Аэтерна, 2023. — 158 с

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр үзгәртү

  • «2014 елда Сочида узган XXII Кышкы Олимпия уеннарын һәм XI кышкы Паралимпия уеннарын әзерләүгә һәм уздыруга зур өлеш керткән өчен» истәлек медале;
  • «Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы» күкрәк билгесе (2015);
  • Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең мактау грамотасы (2017);
  • Абхаз дәүләт университетының мактаулы профессоры исеме (2017).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Персональная страница депутата на официальном сайте Государственного Собрания — Курултая Республики Башкортостан шестого созыва
  2. Руководство УФИЦ РАН 2019 елның 12 февраль көнендә архивланган.
  3. Институт экономики, финансов и бизнеса БашГУ: этапы становления и развития. Институт экономики, финансов и бизнеса БашГУ. 2020-08-12 тикшерелгән.
  4. Экономический факультет Башгосуниверситета получил статус института. ИА «Башинформ» (2013-06-24). 2020-08-12 тикшерелгән.
  5. У Рустема Ахунова, возглавлявшего Институт экономики, финансов и бизнеса Башгосуниверситета, новая должность. Bash-news (2017-05-22). әлеге чыганактан 2019-02-20 архивланды. 2020-08-12 тикшерелгән.
  6. В Академии наук Республики Башкортостан проведены выборы действительных членов (академиков), членов-корреспондентов и почетных академиков АН РБ. Академия Наук Республики Башкортостан (2018-12-14). 2020-08-12 тикшерелгән.
  7. Ахунов Рустем Ринатович. Государственное Собрание — Курултай Республики Башкортостан (Официальный информационный портал). 2020-08-12 тикшерелгән.
  8. Уфимский научный центр РАН возглавил Рустем Ахунов. Новости сибирской науки (2018-04-16). әлеге чыганактан 2020-07-12 архивланды. 2020-08-12 тикшерелгән.
  9. Проректором БашГУ по стратегическому развитию назначен Рустем Ахунов. Башкирский государственный университет (2017-05-25). әлеге чыганактан 2020-07-11 архивланды. 2020-08-12 тикшерелгән.
  10. Редакционный совет издания "Экономика и управление: научно-практический журнал". Башкирский государственный университет. Институт экономики, финансов и бизнеса. әлеге чыганактан 2020-09-18 архивланды. 2020-08-12 тикшерелгән.