Рөстәм Абдалимов

Рөстәм Хәким улы Абдалимов (01.01.1945, Чугучак, Кытай) — спортчы (көрәш, самбо, каратэ), самбо буенча СССР спорт мастеры (1974), полковник, Казакъстан Республикасының самбо буенча атказанган тренеры (2000), Казакъстан Республикасы атказанган мәдәният һәм спорт хезмәткәре (2010).

Рөстәм Абдалимов
Туган телдә исем Рөстәм Хәким улы Абдалимов
Туган 1 гыйнвар 1945(1945-01-01) (79 яшь)
Чугучак, Кытай
Милләт татар
Ватандашлыгы Казакъстан

Биографиясе үзгәртү

Рөстәм Хәким улы Абдалимов 1945 елның 1 гыйнварында Кытайның Чугучак шәһәрендә туган. Алмата шәһәренең Казакъстан физик культура институты 1969 елда тәмамлаган.

«Динамо» ФСО шәкерте (Алма-Ата). 1970-91 елларда Казахстан ССР Эчке эшләр министрлыгының махсус физик әзерлек һәм спорт бүлеге инспекторы, өлкән инспекторы, башлыгы. Өч тапкыр Казакъстан ССР чемпионы (1972-80). 1998 елда каратэ (5нче дан) һәм айкидо (3нче дан) буенча кара пояслар ала. Казакъстан Республикасының кул сугышы федерациясенә нигез салучы һәм вице-президенты (1991).

2012 елда Алматада Казахстан Республикасының кул сугышы үзәге ачыла, һәм аңа Рөстәм Абдалимов исеме бирелә.

Әдәбият үзгәртү

  • Специальная полоса препятствий: Учебно-практическое пособие по рукопашному бою для сотрудников правоохранительных, специально-государственных органов Республики Казахстан. Алматы. 2012.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татары Казахстана: краткая иллюстрированная энциклопедия / под ред. Р.В.Шайдуллина. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 524 с., 56 с. цв. ил., карты. ISBN 978-5-902375-24-1