Алимов Рәшит Ибраһим улы — партия һәм совет эшлеклесе.

Яшьүсмер еллары үзгәртү

1920 елда Чүпрәле районының Татар Төкесе авылында туган. Урта белем алганнан соң Ульяновск шәһәрендә автомобиль юллары техникумында укый. 1939 елда техникумны тәмамлап Кызыл Армия сафларына китә. Кайткач бер ел туган авылындагы «Барыш» колхозында эшли.

Җитәкчелек эше башлану үзгәртү

1949 — 1951 елларда хезмәт ияләре депутатларының Чүпрәле район Советы башкарма комитетында башта сәүдә бүлеге мөдире, аннан соң рәис урынбасары була. Шушыннан ВКП(б) өлкә комитеты каршындагы икееллык партия мәктәбенә укырга җибәрелә. Укуын тәмамлагач 1953 — 1958 елларда КПССның Тельман район комитетының Яңа Әлмәт МТСы зонасы буенча секретаре була. 1958 — 1959 елларда КПССның Краснобор район комитеты секретаре булып эшли һәм КПСС өлкә комитетына инструктор итеп алына. 1959 — 1962 елларда – КПССның Дөбьяз райкомының беренче секретаре. 1962 — 1965 елларда ул КПССның Нурлат район комитетының (ул чактаҗитештерү-сәнәгать парткомының) секретаре, беренче секретаре була.

КПССның Балтач райкомының беренче секретаре булып эшләү еллары үзгәртү

1965 елда Р.Алимов КПССның Балтач райкомының беренче секретаре итеп сайлана һәм бу постта 1970 елга кадәр эшли. Авыл хуҗалыгы зур үзгәреш-яңарыш кичергән бу гаять җаваплы чорда ул бөтен энергиясен, бөтен көчен, оештыру сәләтен районыбыз хуҗалыкларын чор таләпләре югарылыгына күтәрүгә багышлый. Үзенә һәм башкаларга карата үтә таләпчән, кырыс, әмма гадел, киң    эрудицияле, максатка омтылучан шәхес буларак шушы юнәлештә зур уңышларга ирешә, район халкының тирән ихтирамын яулый.

Р.И.Алимов Балтач районыннан киткәннән соң озак еллар Казан финанс-икътисад институтының хуҗалык эшләре буенча проректоры булып эшләде.

Дәүләт бүләкәре һәм депутатлык хезмәте үзгәртү

Үзенең тыныч хезмәттәге фидакарьлекләре өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнде.

Балтач районы сайлаучылары Р.И.Алимовны Татарстан АССР Югары Советының җиденче чакырылыш депутаты итеп сайладылар.

Вафаты үзгәртү

1992 елда Казан шәһәрендә вафат булды.

Чыганаклар: үзгәртү

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006