Рәхим Саттар урамы (Казан)

Рәхим Саттар урамы (рус. улица Рахима Саттара) — Казанның Идел буе районындагы (Дәүләки бистәсе) кечкенә урам. 11нче Дәүләки урамы киселеше белән башлана. 2нче Каен җиләге урамы киселешендә тәмамлана. Җәлилче-шагыйрь Рәхим Саттар (Габделрәхим Сөләйман улы Габделсаттаров, 1912-1943) исемен йөртә. Почта индексы 420055.

Рәхим Саттар урамы
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан

Тарих үзгәртү

Элекке исеме 3нче Каен җиләге урамы. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан десантчы, әсирләрнең Муса Җәлил җитәкчелегендәге яшерен антифашистик идән асты оешмасы әгъзасы, журналист, шагыйрь Рәхим Саттар (Габделрәхим Сөләйман улы Габделсаттаров, 1912-1943) истәлегенә урамның атамасы үзгәртелә[1].

Игътибарга лаек объектлар үзгәртү

Галерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү